САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы өмәләргә карата мөнәсәбәтен белдерә

Бүген бөтен Рәсәйдә экологик өмә уза.

Беренче коммунистик өмә моннан 103 ел элек уздырылган. 22 апрель – бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көне белән бәйләп, аны “Ленин субботнигы” дип тә атыйлар. Традициягә әверелгән әлеге өмәләргә халык теләп чыгамы соң? Сораштыруыбыз – шул хакта.
Радик, Сарман авылы, 40 яшь:
- Дөресен генә әйткәндә, өмәләргә чыгарга, дип, артык «янып» тормыйм, ләкин, кушкач, аларда катнашмыйча да булмый. Өмәгә бүленгәч, төп эш кала, шуңа күрә соңыннан аны «куып тотарга» туры килә. Тик, үзебезнең территорияне дә җыештырмасак, безнең өчен аны кем эшләр?
Рәмзия, Җәлил поселогы, 64 яшь:
- Лаеклы ялда булсам да, әле һаман эшкә йөрибез, Аллаһка шөкер. Өмәләргә килгәндә, алар элекэлектән шулай килгән бит инде, «телим-теләмим», дигән уйларның башка кереп тә караганы булмады. Бәлки, хәзерге яшьләр аны мәҗбүр итү, дип саныйлардыр, ләкин алар өчен генә элеккедән килгән матур гадәтебезне бетермибез инде.
Азалия, Сарман авылы, 24 яшь:
- Өмәләргә бик теләп чыгам, аларны кирәк, дип саныйм. Бөтен район халкы бергә җыелып эшләгәч, туган җиребез матурланып кала. Үзең яшәгән җирдә чисталык булгач, үзе бер рәхәт бит ул! Бергәләп эшләве дә бик күңелле, бүленеп биргән участокны чистартканнан соң, кайтып, үз ишегалдыңда да эшлисең әле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев