САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы кайда яшәүне кулайрак күрә?

Кайда яшәргә рәхәтрәк – фатирдамы, шәхси йорттамы?

Россия халкының төп ике соравы бар диләр – «Кем гаепле?» һәм «Нәрсә эшләргә?». Тагын бер сорау турында гаделсез рәвештә оныталар. Ул болайрак яңгырый: «Авылда яшәү кулайракмы, әллә шәһәрдәме?».
Әлбәттә, бу уңайдан күптөрле фикерләр ишетергә туры килә. Аларның бөтенесе белән дә килешеп бетеп булмый. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләре, авылда йорт алып, шунда яшәргә хыяллана иде. Ләкин алар бу мәсьәләне төптән уйлап бетермиләр шул. «Авылда рәхәт, саф һава, балыкка йөрисең, ит кыздырасың, мунча керәсең», дип уйлый алар. Ә бит ял итеп ятып кына, эш бармый, шәхси йортта яшәсәң – аеруча. Шул ук мунча ягыйм дисәң дә, элек утынын әзерләргә, суын ташырга кирәк иде. Ярый хәзер аларны да газ белән ягалар, суы да краннан килә. Әмма, авылдагы эш белән, бигрәк тә җәй көннәрендә, ял итү турында уйларга да вакыт калмый. Кая анда, кайвакыт шулкадәр арыйсың, хәтта әзер мунчага кереп юынырга да хәл булмый! 
Кайда яшәргә рәхәтрәк соң – фатирдамы, шәхси йорттамы? Бу турыда беләсегез килсә, район газетасының 10 сентябрь санын укыгыз.

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев