Район халкына урманнарга керүдән тыелып торырга киңәш ителә
Республика территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле һәм метеорологларның алдагы көннәрдә дә коры, кызу һава сакланачагы турындагы белдерүләрен искә алып, ТР Министрлар Кабинеты урманнарга керүне чикләү турында боерык чыгарды. 1 сентябрьгә кадәр җәяүлеләргә дә, автотранспортка да урманнарга керүдән тыелып торырга кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр...
Республика территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле һәм метеорологларның алдагы көннәрдә дә коры, кызу һава сакланачагы турындагы белдерүләрен искә алып, ТР Министрлар Кабинеты урманнарга керүне чикләү турында боерык чыгарды. 1 сентябрьгә кадәр җәяүлеләргә дә, автотранспортка да урманнарга керүдән тыелып торырга кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлыча постлар оештырыла, урманга керү юлларында өстәмә шлагбаумнар урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев