САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы тәрбиягә бала алучы әниләр белән очрашты

Бүген, 4 июль көнне, Сарман сәнгать мәктәбе бинасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәрбиягә бала алучы хатын-кызлар белән очрашты. Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелде һәм ул 8 июльдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Фәрит Мөнәвирович, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды,...

Бүген, 4 июль көнне, Сарман сәнгать мәктәбе бинасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәрбиягә бала алучы хатын-кызлар белән очрашты. Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелде һәм ул 8 июльдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Фәрит Мөнәвирович, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды, аларның сорауларына җаваплар бирде.

Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район оешмаларының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты. Әниләр өчен иң җылы сүзләр әйтелде, иң матур җырлар яңгырады. Очрашу мул табын артында үтте.

Шуны да әйтергә кирәк: районда тәрбиягә бала алучы гаиләләр - 28. Аларда опекага алынган 70 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев