Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөтенроссия форумында катнашты
12 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәләренең Бөтенроссия форумы үтте. Мондый форматлы һәм масштаблы уникаль чараның бу әле беренче тапкыр уздырылуы. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең рәисе, Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Форумда Татарстан делегациясе составында муниципаль район башлыгы - җирле бүлекчә политсоветы секретаре Фәрит...
12 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәләренең Бөтенроссия форумы үтте. Мондый форматлы һәм масштаблы уникаль чараның бу әле беренче тапкыр уздырылуы. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең рәисе, Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Форумда Татарстан делегациясе составында муниципаль район башлыгы - җирле бүлекчә политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллин да булып кайтты.
Форум барышы, аннан соңгы фикер алышуларны бүгенге вәзгыять белән кызыксынучылар телевидение каналларыннан барган яңалыклар тасмасыннан күзәтә алдылар.
Без Фәрит Мөнәвир улының форум турындагы фикерләре белән кызыксындык. Район башлыгы әйтүенчә, форумда партиялеләрнең фикер алышудагы төп темалары булып, 2016 елда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирү процедурасын - праймеризны оештыру мәсьәләсе, шулай ук ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча закончалыкта яңалыклар һәм башкалар торган. Праймериз - аеруча җитди караш таләп итә торган процедура, ул мондый форматта беренче тапкыр үтәчәк һәм аны уздыру регионнар җаваплылыгына куелачак.
- Форум кысаларында 10 мәйданчыкта дискуссияләр узды. Пленар өлештә федераль экспертлар сәяси үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның чыгышы бик тәэсирле булды. Праймериз уздыруны ул, Россия өчен "уникаль проект" булачак, дип белдерде. Нәкъ шуның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Форумда илдә социаль-икътисади тотрыклылыкны саклау, шул өлкәләргә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды, - диде ул.
Билгеле булганча, киләсе ел да сәяси вакыйгаларга бай ел булачак. Халыкның көче - бердәмлектә. Тормышыбызның иминлеге, киләчәге, иң беренче чиратта, бер-беребезгә ышанычка бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев