САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район авыл хуҗалыгы белгечләре җәй яңгырлы булыр дип өмет итәләр

Җәй кышка карап килә, диләр. Ә быелгы кыш матур, чын кыш булды. Кары да рәхәтләндереп яуды. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә җәен яңгыры да, димәк, ашлыгы да булыр, дип өмет итәләр. Халык сынамышларына да күз салыйк әле. Күз салып кына калмыйк, күзәтик тә. Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса,...

Җәй кышка карап килә, диләр. Ә быелгы кыш матур, чын кыш булды. Кары да рәхәтләндереп яуды. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә җәен яңгыры да, димәк, ашлыгы да булыр, дип өмет итәләр.

Халык сынамышларына да күз салыйк әле. Күз салып кына калмыйк, күзәтик тә.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.

Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.

Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

Ала карга агач ботагына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса - озак килер.

Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.

Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев