Районыбыз яшьләре фестивальда катнашты
1 август көнне, Әлмәт шәhәрендә үтүче «Каракүз» фестивале кысаларында оештырылган «Әйдә ШаяРТ» КВН уеннарында Сарманнан «Дөбер Шатыр» командасы да катнашты.
Районыбыз егетләре hәм кызлары үзләренең шаянлык, тапкырлыкларын күрсәтте. Төрле актуаль темалардан, көндәлектә килеп чыккан көлкеле хәлләрне сәхнәләштереп, яхшы гына нәтиҗәләргә иреште hәм иң яхшы мәзәк дипломына ия булды. Котлыйбыз якташларны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев