Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның теш техниклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Матур, энҗе бөртегедәй ап-ак тешләр хакында хыялланмаган кеше, мөгаен, сирәктер. Табигатьтән бирелгән тигез, сәламәт теше булганнар үзләрен ышанычлырак хис итәләр.

Җәйнең иң эссе айларының берсендә – 25 июль көнне белем алуыбыз, сөйләшүебез һәм елмаюыбыз өчен җаваплы затлар – теш техниклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул – чагыштырмача яшь бәйрәм һәм 2000 еллар башында гына барлыкка килгән. Техникларны «табибларның күренмәгән ярдәмчеләре» дип тә атарга мөмкин. Чөнки аларның оста куллары лабораторияләрдә тылсым тудыра, нәтиҗәдә хезмәтләре безнең һәр елмаюыбызда чагыла.

Теш технигы һөнәренең күпгасырлык тарихы бар. Борынгы заманнарда ук югалган тешләрне торгызуның төрле ысуллары кулланылган. Беренче ясалма тешләр агач, таш һәм хәтта фил сөяге кебек төрле табигый материаллардан булганнар. Вакытлар узу белән, теш протезлау сәнгате чын һөнәргә әверелә, ә соңрак ул медицинаның мөстәкыйль тармагына әйләнә.

Теш технигы – ул хирург та, скульптор да, рәссам да, ювелир да. Бер үк вакытта анатомияне, физиканы, химияне белергә, төсләрне тирәнтен тоярга, сабырлык һәм зур осталыкка ия булырга тиешле шәхес. Аның эше – берничә грамм керамика яки металл, пластмасса кисәкчәсеннән икенче берәүгә сөйләшергә, ашарга, көлергә мөмкинлек бирүче могҗиза тудыру.

Сарман үзәк район хастаханәсендә дә мактауга лаек теш сәламәтлеген саклаучылар бар. Теш протезлау кабинетында озак еллар хезмәт куючы Мансур һәм Венера Гыйльфановлар, Гөлназ Хөснетдинова – әнә шундыйлардан.

– Әлеге юнәлешне сайлавымның әллә ни сере юк кебек. Мәктәптә укыганда, теш дәваларга, гадәттә, үзем йөри идем. Әни һәрвакыт аларны карап, күзәтеп торырга, вакытында табибка барырга киңәш итте. Бәләкәй чакта бер тешем бик каты сызлаган иде, шул үзәккә үтеп калды. “Эх, үзем тешләр караучы булсам, мондый проблема тумас иде”, дип уйлый идем. Шуңа, 1976 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, һич икеләнмичә, Яшел Үзән медицина училищесына укырга кердем. Ике елдан, мине юллама белән Әлки районына җибәрделәр. Хезмәт юлымны башлап, анда өч ел эшләдем. Шуннан Сарманга кайттым. Үзәк хастаханәгә юллама белән эшкә кайткан Аксубай егете белән танышып, гаилә кордык. Мансур югары белем алган елларда, гаиләбез белән Казанда яшәдек. Мин башкалада республика стоматология клиникасында эшләдем, анда шактый гына тәҗрибә тупладым. Аннан 1992 елда кабат Сарманга кайттык, – диде Венера Фазылҗан кызы.

Шул еллардан бирле Гыйльфановлар район халкына хезмәт куялар, сәламәт тешләр өчен тырышалар. Берсе – стоматолог-ортопед, икенчесе – теш технигы. Алар берлектә эшлиләр, нәтиҗәсе өчен дә бергә сөенәләр. Гыйльфановларның ике уллары да стоматологияне сайлаганнар. Икесе дә Казанда яшиләр. Динарның шәхси клиникасы бар. Энесе Рәзил дә шунда хезмәт куя. Аның тормыш иптәше Рәмзия дә – шушы өлкә белгече.

Гөлназ Җәүдәт кызының исә теш технигы булу хыялы Казан медицина училищесында чынга аша. Сарман икенче санлы урта мәктәбен тәмамлаган кыз бер ел Сарман үзәк хастаханәсендә эшләп ала әле, аннан башкалага китә. Ике елдан дипломлы белгеч булып, туган авылында хезмәт юлын дәвам итә.

– Әтием минем теш табибы булуымны теләде. Бервакытта да әһәмиятен, кирәклеген югалтмый торган һөнәр, ди иде. Мөгаен, ялгышмагандыр, рәхмәт аңа. Әлеге өлкәне сайлавыма бер дә үкенмәдем. Аллаһка шөкер, менә 35 ел яраткан хезмәтемне башкарам. Беренче остазым дип Рәүф Галимәрдан улын саныйм. Аннан Мансур абый һәм Венера апа белән эшли башладык. Вак эш булса да, сайлаган һөнәребезне яратып башкарабыз, үзара аңлашып, дустату эшлибез, - диде тәҗрибәле теш белгече.    

Беренче карашка бу эш бик монотон кебек тоелса да, үтә дә җаваплы. Сарман хастаханәсенең теш ясау кабинетында булып, техникларның эшләрен күзәткәндә, анда вакыт башкача кебек тоелды. Гипс модельләр, калыплар, көйдерү мичләре, нечкә кораллар – барысы да үз урынында һәм күз уңында булу кирәк. Теш технигының кулындагы гади бер металл, пластмасса я гипс кисәге әкренләп-әкренләп тешкә әверелә бара. Ул төсләрне сайлый, форманы төгәлли, пациентның үз тешләреннән аерылмаслык итеп ясарга тырыша. Һәр тешнең үз характеры бар, диләр. Пациентның тешләме, теш төсе, яше – барысын да исәпкә алырга кирәк. Ә иң зур бүләк, мөгаен, – көләч йөзле, канәгать пациентлардан рәхмәт сүзләре ишетү. Һәр теш индивидуаль һәм миллиметрга кадәр төгәллек белән авызда үз урынын алырга тиеш. Теш технигы пациентлар белән сирәк күрешә, чөнки очрашу теш протезларының төсен төгәлрәк төзәтү, коронканы яки алынучы протезны төзәтү өчен генә кирәк.

– Гадәттә, халык кыш көне активлаша. Бәйрәмнәр алдыннан мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Җәй көне, бәрәңге утыртуалу чорларында кеше азрак килә. Безнең хезмәткә андый чорлар нык тәэсир итә, – диделәр техниклар.

Һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без районыбызның теш техникларын чын күңелдән тәбрик итәбез. Алар эше күзгә күренмәсә дә, йөрәккә җылылык бирә. Хезмәтләре киләчәктә дә халыкка сөенеч өстәсен, тормыш сыйфатын арттырсын, көләч елмаю бүләк итсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев