САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Районның «Ел укытучысы» билгеле

1 һәм 2 декабрь көннәрендә районда «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде.

Беренче көнне алар жюри әгъзаларына дәрес үрнәкләре күрсәтсәләр, икенче көнне төрле педагогик ситуацияләр турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. 

«Ел укытучысы» номинациясендә призерлар булып Җәлил беренче мәктәбеннән рәсем сәнгате укытучысы Альбина Мортазина, Җәлил гимназиясеннән химия һәм биология укытучысы Луиза Замаева танылдылар. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль этабы призеры исеменә Сарман урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Ильмира Әхәтова һәм Җәлил икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Мияссәрова лаек булдылар. 

Җиңүчеләргә килгәндә, бу исемне «Ел укытучысы» номинациясендә – Сарман урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Альмира Мирзасалихова, «Педагогик дебют» номинациясендә Мортамак мәктәбенең математика укытучысы Әминә Минһаҗетдинова яуладылар. Ә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе булып Сарман гимназиясеннән Чулпан Нәҗметдинова танылды.

Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова тәбрикләделәр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев