САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбызның алоэ гөле чәчәккә бөреләнгән

Сарман кызы Айгөл Гарифанова Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ул гөлләр үстерергә ярата. Шушы көннәрдә алоэ гөле чәчәккә бөреләнгән.

Алоэ гөлен икенче төрле “йөзьяшәр” дип тә атыйлар. Бу гөл суны запаска туплый белә. Табигатьтә биш ел сусыз да үсә ала икән. Алоэны, 100 елга бер тапкыр гына чәчәк ата, дисәләр дә, яхшы тәрбия булганда, ул өй шартларында да чәчәк ата ала, әмма бу – бик сирәк күренеш. Ә табигатьтә алоэның чәчәк атуы гадәти санала.
- Без утыртканда, кечкенә генә үсенте иде ул. Кызым Алия әбиләреннән алып кайткан иде. Әллә ни озак та үсмәде, 5-6 ел чамасыдыр, мөгаен. Артык тәрбия дә таләп итми, суны бик азлап кына сибәбез аңа. Кояш чыга торган яктагы тәрәзә төбендә үсә ул. 12 мартта чәчәккә бөреләнә башлады. Әле һаман биеклеккә үсә, 8 сантиметрга җитте инде. Хәзер кызларым белән бергәләп аның чәчәк атуын көтәбез, - диде Айгөл.


Ул, чыннан да, озак бөреләнә һәм озак чәчәк ата, диләр.
Алоэны халык медицинасында да кулланалар, ул файдалы үзлекләргә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев