САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбыз шатлыгы белән уртаклашты

Сарман кызы – 90нан артык җыр авторы Гөлнара Якупова (Мөхәметдинова) җырларын башлыча район җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллин, Әхнәф Гатауллин, Әзһәр Габиди сүзләренә иҗат итә.

Аның “Сарман юллары” (2005), “Тылсымлы мизгел” (2009), “Җырлы бакча” (2021) китаплары дөнья күрде. Соңгысы Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә язылды.

- Минем исемем “Татар һәвәскәр композиторлары антологиясе”нә кертелгән иде. Шушы көннәрдә әлеге китап минем кулга да килеп эләкте. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килде, - диде Гөлнара Рәис кызы, китапны күрсәтеп.

Гөлнара Якупова күбрәк балалар өчен иҗат итә. Кечкенәләр аның һәр әсәрен рәхәтләнеп җырлыйлар, музыка тәрбиячеләре дә бик теләп хезмәтләрендә кулланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев