Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү районыбыз халкының тормыш сыйфатын яхшырта
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә башкарылган иң күләмле һәм әһәмиятле проектларның берсе булып күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тора. 2008 елдан бирле гамәлгә ашырылып килүче бу программа бүгенге көндә республиканың барлык муниципалитетларын үз эченә ала һәм миллионлаган кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итә. Бүгенге көндә республикада программа үтәлеше 75 процентны тәшкил итә.