Райондашыбыз Ирек Сафин космоска очарга да әзер булган
Җәмгыять

Райондашыбыз Ирек Сафин космоска очарга да әзер булган

Кайда гына йөрсә дә, хезмәт куйса да, юлында һәрвакыт әйбәт кешеләр генә очрап торганына сөенә ул.

Әллә үзе бары яхшылыкны гына күргән, әллә үзенә беркем дә начарлык кылырга җөрьәт итмәгән? Дөрес, тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр. Тик райондашлары арасында хөрмәт яулаган Ирек Гали улы Сафин сукмагы кисешкән һәркемне бары тик рәхмәт хисләре белән генә искә ала. Кемдер ярдәм иткән, кайберәүләр тормыш сабагы биргәннәр аңа. 

Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән егет, урта мәктәп тәмамлауга, Казанга ветеринария академиясенә юл тота. 1969 елда кулына югары белем дипломы алган яшь белгечнең бик тә туган колхозына кайтасы килә. Тик аны җибәрмиләр, район үзәгендә авыл хуҗалыгы идарәсендә алып калалар. 

- Ул вакытта хәзерләүләр бүлеге юк иде. Шуны оештыру эшен миңа йөкләделәр. Тик күңел һаман туган авылыма тартылды. Бер елдан, хәрби хезмәткә чакырып, кулга повестка тоттырдылар. Җитәкчебез Раушан Гариповичка кереп, бу хәбәрне җиткердем. Ул миңа хезмәтне кичектереп торырга тәкъдим итте. “Рәхмәт игътибарыгыз өчен, тик мин барам. Ир-атның төп бурычы ул. Аннан гаилә дә корасым бар бит әле минем”, - дидем. Миңа җавап итеп: “Син, егет, бик тирәнтен уйлыйсың. Молодец, исән-сау йөреп кайт”, - дип, хәер-фатихасын бирде ул. Калуга шәһәрендә ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайттым, - дип искә алды хезмәт башлаган елларын Ирек Сафин.

80 яшен тутырган көнне райондашыбызны юбилее белән котларга бардык. Ул бик күп матур теләкләр кабул итте. Юбилярны район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, озак еллар хезмәт куйган коллективы исеменнән — “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рафыйкова тәбрикләделәр, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар.   

- Үзәк территориясенә утыртылган һәр агачның тарихын бары тик Сез генә беләсездер. Алар, шундый матур булып үсеп, үзәктә хезмәт куючыларны, ял итүчеләрне сөендерәләр, ямь, шифа бирәләр. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Барлык коллектив Сезгә хөрмәт сүзләрен юллады, - диде Ландыш Зөфәр кызы. 

Гүзәл Раиф кызы да Ирек Галиевич белән бергә эшләгән елларын искә алды. “Профсоюз оешмасын җитәкләп башлаган идек. Лицензияләрне, башка төр документларны үзгәртергә кирәк булган вакытларны да бергә үттек. Мин Сезнең кул астында эш башлавым, Разыя Вәҗетдиновна, Ландыш Минәзһәтовна, Фәридә Минтаһировна кебек районда билгеле шәхесләрдән тәҗрибә туплавым белән бик горурланам”, - диде ул.

“Шәфкать”кә урау юллар аша килсә дә, Ирек Сафин хезмәт куйган һәр җирендә эшен яратып башкара. Армия сафларыннан кайткач та, “Корыч Кул” колхозына зоотехник итеп куялар аны. Нәсел таналары эзләп, Смоленск якларына кадәр барып чыга ул. 20-30 литр сөт бирә торган токымлы сыерлар да кирәк була. Шуннан тәвәккәл белгечне авыл советын җитәкләргә кыстый башлыйлар. Ул вакыттагы райком секретаре Рәшит Шәйхелгали улы бер чакыра белгечне, ике чакыра, өченчесендә катырак итеп әйтә. “Космоска очарга, дисәгез, очам, тик авыл советына бармыйм. Хатын каршы”, - дип җаваплый әле күптән түгел генә гаилә корган Ирек Сафин. “Кайсы авылныкы ул?” — дип сорый җитәкче. “Сезнең авылныкы инде”, - дип әйтергә генә өлгереп кала Ирек Галиевич, җитәкче ишеккә төртеп күрсәтә. Сөенә-сөенә чыгып китсә дә, иртәрәк куанган була. Кайтуына, утырыш җыеп, сайлап та куялар үзен. Шулай да авыл советында эшләгән еллары өчен үкенми ул, анда күп нәрсәләргә өйрәнә, халык белән эшләү тәҗрибәсе туплый. 3 елдан райком секретаре аңа: “Мин сине Петровкага директор итеп куярга уйлап йөрим, әмма аңа кадәр әзрәк урыслар арасында Александровкада партком секретаре булып эшләп кайт әле син”, - ди. Шулай итеп, “әзрәк кенә” дигәннәре 8 елга сузыла. Аннан райкомга бүлек мөдире итеп күчерәләр. 5 елдан, авыл хуҗалыгында профсоюз оештырып, 10 ел аны җитәкли. Картлар йорты ачылгач, Ирек Сафинны шунда җитәкче итеп куялар.   

- Ял итүчеләргә 8 кешелек бүлмәләр иде ул вакытта. Янкорма төзетеп, бинаны киңәйтүгә ирештек. Ул вакытта дәүләт программасы белән Өч-Өйле авылында балалар приюты салырга тиешләр иде. Бу Сәлимхан Әхмәтхановның тәкъдиме белән эшләнәсе булган. Шуның акчаларын Сармандагы бинага юнәлтү өчен, Мәскәүгә хатлар язарга туры килде. Шулай да нәтиҗәсе булды. Бер атнадан уңай хәбәр алдык. Сөенечтән йоклый алмадым. Шуннан эш башланды инде. Сметалар төзеп, тиешле документларны әзерләдек. Төзелеш барды, җиһазларны яңарттык. Республика семинары оештырып, анда Татарстан Президенты килде, - дип искә алды ветеран хәзерге “Шәфкать” үзәген аякка бастыру елларын.

Дүрт ел анда җитәкчелек иткәннән соң, Ирек Гали улы лаеклы ялга чыга. 4 ай рәхәтләнеп ял итә, җәяү чишмәләргә йөри ул. Тик ялы озакка сузылмый, аны янә үзәккә эшкә чакыралар. Бу юлы — табиб-валеолог хезмәтенә. Бер дә таныш түгел өлкә булса да, хиромантия серләрен белгән кешегә аны үзләштерү авыр булмый. Ныклап торып кызыксынып, өстәмә әдәбият туплап, Казаннан белешмәлекләр, методик ярдәмлекләр кайтартып, китаплар алып, тәвәккәлләп, эшкә тотына. Шул рәвешле, 7 ел хезмәт куя, валеология фәненең кызыклылыгын башкалар белән дә уртаклаша. 

Гомумән, кайда гына куйсалар да, сынатмый да, авырлыкларга бирешми дә Ирек Галиевич. Кирәк икән, уен-көлке белән, кирәксә, хәйлә белән, башлаган эшен җиренә җиткереп башкара ул. Һәр җирдән аның күңелендә матур истәлек саклана. 

Гаиләсендә дә хөрмәтле тормыш иптәше, кадерле әти, яраткан бабай булып гомер итә. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәзинә Котдус кызы белән 55 ел тату яшәп, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр, аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә тугыз онык, өч оныкчык куанычы да өлкәннәрне бәхетле итә. Яраткан шөгыле — бакчачылык аның. Беркемдә дә юк чакта, иң беренчеләрдән булып, безнең белән кояш җимеше — санберри үстерү серләре белән дә уртаклашкан иде ул. Үзлегеннән тальянда уйнарга өйрәнеп, гармун моңнары белән дә дәвалау осталыгына ия. Хәтта кесә телефонына шалтырау булып та татар көйләре яңгырый. 

- Бу гармунның тарихы бик үзенчәлекле. “Карамалы” совхозында партком секретаре булып эшләгәндә, авылга газетадан корреспондент килде һәм кызыклы язмышлы кешеләр белән кызыксынды. Мин кунакны Сәхетдин абыйларга алып кердем. Ул алты яшендә чәчәк чиреннән тома сукыр калган. Клубка кереп, качып кына, абыйсының гармунында уйнарга өйрәнгән. Эшнекен ватар, дип, үзенә икенчене алып биргәннәр. Аны сүтеп, капшый-капшый, кире җыйган һәм уйнар хәлгә китергән. Шулай итеп, гармун ясаучыга әйләнеп киткән. Газетада язып чыккач, аның янына республиканың төрле почмакларыннан килә башладылар. Заказлары да күп җыелды. Истәлегең булыр, дип, мин дә бер тальян гармун ясаттым. Ә мин уйный белми идем. Сукыр килеш Сәхетдин абый да гармун ясарга өйрәнгәнне, мин уйнарга өйрәнә алмаммыни, дидем дә өйрәндем. Кешедә үзе дә белмәгән сәләтләр бар, аларны бары тик ачарга гына кирәк, - диде, гармунда уйнарга өйрәнү серләрен ачып, Ирек Гали улы. 

“Җырларда җырланганча, “бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер”, - дип тә өстәде. Әйе, тормышка гашыйк булып, башкарган эшен яратып, тирә-юньдәгеләргә бары яхшылыклар таратып яши, тыйнак гомер итә районның хөрмәтле ветераны. 8 саны, янга борсаң, “чиксез” дигән мәгънәгә ия. Без аңа исәпсез-хисапсыз бәхет, саулык, муллык, иминлек, тигезлек телибез.       

Альбина Сабирова


Нет комментариев