САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Фәридә Сафина яңа сезонны башлый

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, театрның 117 сезонына кайттылар. Татарстанның халык артисткасы Сарман кызы Фәридә Сафина белән шул хакта сөйләштек.

- Мин хәзер өлкәнрәк артистлар рәтендә йөрим, яңа рольләр көтеп утырган чакларым. Быел да “Зәңгәр шәл”дә беренче абыстай Хәдичә ролен уйнаячакмын. Вакытында бу рольне Нәҗибә апа Ихсанова башкарды. Райондашыбыз Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендә Яучы хатын ролен уйныйм. Бу инсценировкада безнең Югары Әхмәт авылы кешеләре, берничә нәсел турында язылган. Исемнәре дә бик үзгәртелмәгән. Бу хакта Накыя апа белән дә сөйләштек. Бик кызыклы әсәр, музыкаль яктан бизәлгән, тәрбияви яктан әһәмиятле, туганлык җепләре хакында бәян итә. Мин үзем дә шундагы образларның берсе - Мортаза бай нәселеннән. Әсәрнең инсценировкасын якташыбыз – Иске Минзәләбаш авылы егете Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язды. Ул үзе авыл карты ролен башкара, тормыш иптәше Ләйсән Рәхимова дүртенче абыстай булып уйный. Гомумән, театрда райондашларым булуы белән горурланам. Бик талантлы, үзенчәлекле артист Ирек Кашаповка быел ТРның атказанган артисты исеме бирелде. Ул “Зәңгәр шәл”дә берничә сезон Булатны уйнады. 117 нче сезоныбыз уңышлы булсын. Артистларга да, тамашачыларга да ныклы саулык, озын гомер телим. Сарманны һәрвакыт сагынып кайтам, әти-әнием яшәгән нигез бик тә кадерле, - диде Фәридә Мирхафизан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев