Районда хикмәтле һава торышы урнашты
.
Һава торышы 2025 ел башыннан ук үзенең «холкын» күрсәтә башлады. Бураннардан кар көрәргә, дип, урамга чыксаң, аны яңгырлар эретеп бетергән булып чыга. Явым-төшемнәр булгач, җылы булырга тиеш, дип уйлыйсызмы? Алай түгел икән шул. Мисал өчен, прогнозлар буенча, шушы көннәрдә яңгыры да күренә, һава температурасы да -10, -12 градуска кадәр төшәргә охшап тора. Кыскасы, урамга чыгарга уйласагыз, бар нәрсәгә дә әзер булыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев