Районда үрнәк булырлык яшь гаиләләр күп
Үрнәк, актив, тату гаиләләр районыбызда да күп.
Алар арасында яшь гаиләләрнең дә булуы сөендерә. Сарманнан Фәтхуллиннар, Һадиевлар, Гайнемөхәммәтовлар, Хәбибуллиннар, Минһаҗевлар, Соколовлар, Гыйльфановлар, Сәлимгәрәевләр, Нәҗметдиновлар һәм Дүсем авылыннан Нурания һәм Раил Садертдиновлар гаиләләре дә – шундыйлардан.
Барлык гаиләләр дә узган атнада район үзәгендә үткән Яшьләр көнендә оештырылган «Гаилә эстафетасы»нда катнаштылар. Алар хатыннарын арбада йөртүдә, күзне бәйләп, бәрәңге эзләүдә, фоторамка ясауда, спорт уеннарында көч сынаштылар. Гаиләләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов бүләкләделәр. Бәйрәмдә актив яшьләрне, Хәйруллиннар, Нуртдиновлар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Республикада яшьләр сәясәтенә керткән өлеше өчен Руслан Гыйльфановка Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Югарыда телгә алынган гаиләләр турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 5 июль санын укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев