САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы көндәлек проблемалары белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә

Һәр елны 21 апрель көнне Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Җирле үзидарә, диюгә, иң беренче чиратта, авыллар халкы белән тыгыз элемтәдә торучы, аларның тормышяшәешен яхшырту юнәлешендә хезмәт куючы җирлек башлыклары күз алдына килә. Әлеге дата — барлык муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Торак пунктларны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, территорияләрне тәртиптә тоту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү, тотрыклылык — җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле.

Җирлек башлыкларының беркемгә күренеп тормаган, ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән киңкырлы эшләре күп. Авыллар халкы үзләренең көндәлек проблемалары белән нәкъ җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. 
Бүген республикада, шул исәптән районда да, гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү һәм территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарыла. Дистәләгән дәүләт һәм республика программалары, милли проектлар — гамәлдә. Авылларыбыз төзек, матур, юлларыбызга асфальт түшәлгән, социаль объектлар төзелә, төзекләндерелә икән — болар барысы да тормышны яхшырак һәм уңайлырак итү өчен эшләнә. 
Төп вазифа башкарудан тыш, җирлек башлыклары күпләп мал үрчетәләр, кош-корт асрыйлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр. Бу уңайдан алар җирлекләрдә мөгезле эре терлек санын киметмәүгә дә саллы өлеш кертәләр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, күргәзмәләрдә өстәлләрен аларның үзләре дә җитештергән сөт, ит продукциясе муллыгы бизи. Хуҗалыкларында үстерелгән яшелчә, җиләкҗимеш, кош-корт, терлек ассортименты да тәкъдим ителә. Алар үрнәгендә авыл халкы да муллыкка тартыла. Зәвыклы бакча үстерүчеләре, төрле кул эшләренә осталары да җитәрлек. Булганнан бар да була, дип, халык белми әйтмәгән. Эшчән, булдыклы җитәкче генә башкаларны үзе артыннан ияртә, янына тырыш, акыллы халык туплый ала. Ә матур яшәү өлгеләре безнең авылларда, поселокта, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Без алар хакында «Сарман», «Новый Сарман» газеталары битләрендә горурланып һәм бик теләп язабыз.

Сүз уңаеннан

Районда барлыгы 89 муниципаль хезмәткәр эшли. Муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарында 175 депутат исәпләнә, шуларның 46сы район Советына сайланган.

22 авыл, 1 поселок җирлеге бар. 15 җирлектә — ир-ат, 8ендә хатын-кыз җитәкчелек итә. 22 башкарма комитет секретаренең берсе — Саклаубашта ир-ат хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев