Район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе елга нәтиҗә ясады
Асыляр Харисов, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе:
– 2025 ел нәтиҗәле, файдалы булды, дип саныйм. Киләсе елдан бары тик яхшы яңалыклар гына көтәм. Дөньяларыбыз тынычлансын иде. Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбызга – күңел төшенкелегенә бирелмәүләрен, ветераннарыбызга һәрвакыт шулай актив, тормыш сөючән булып калуларын телим. Бергә без барлык сынауларны да лаеклы үтәрбез!
Хәзерге вакытта инвалидлар җәмгыятендә 1164 кеше теркәлгән. Аларның 1131е – эш яшендәге кешеләр, 184е – 18 яшькә кадәрге инвалид балалар. Инвалидларның 274 е – I, 985 е – II, 1214 е III төркемгә карыйлар. Алар арасында 63 – коляскада утыру чы, 37 – ишетү, 89 сукырлык буенча инвалид бар.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар турында ел дәвамында кайгыртабыз. Мохтаҗларга Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тиешле хезмәтләр күрсәтелә. Буш вакытларын бергә күңелле итеп үткәрү өчен, ветераннар клублары, алар каршында кул эшләре түгәрәкләре эшли. Инвалид балалар өчен рәсем бәйгесе оештырдык, оешмабызның IX отчет-сайлау конференциясендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин аның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев