САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район росгвардиячеләре – һәрвакыт сакта

2016 елның 27 мартында бәйрәмнәр календарендә яңа дата барлыкка килде. Моннан нәкъ ун ел элек Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Федераль хезмәте оешты. Аны без шулай ук Росгвардия буларак беләбез.

Россия милли гвардиясенең сак гаскәрләре идарәсенең Татарстан Республикасы буенча филиалының район буенча сак бүлеге җитәкчесе булып полиция майоры Раушан Бадыйков хезмәт куя.

– Росгвардиягә кадәр безнең эш урыны Ведомстводан тыш сак хезмәте дип атала иде. Бу өлкәгә килгәнемә быел 34 ел тула. Күзәтүләргә караганда, җинаятьләр саны кими. Экипажлар эшләп тора, видеокүзәтү җайланмалары да бар. Төрле хәлләр турында хәбәрләр, элеккеге еллар белән чагыштырганда, елдан-ел азрак килә. Безнең хезмәткәрләр теләсә нинди чакыруларга әзер. Халык та хәзер тынычрак, тәртиплерәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә, участок уполномоченныйлары белән дә низагларга бик кермиләр.

Белем бирү учреждениеләрен даими рәвештә террорчылык юнәлеше буенча тикшерәбез, укучылар, студентлар алдында чыгышлар ясыйбыз. Аграр көллияттә укучыларны үзебезгә эшкә дә өндибез, өстенлекләрне аңлатабыз. Лаеклы ялга китүчеләргә алмаш кирәк бит. Былтыр өч яшь хезмәткәр эшкә кайтты, быел да берәү комиссия үтеп йөри.

Объектларны саклыйбыз, хәвеф сигнализациясе төймәләрен шәхси йортларга да куябыз. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен яхшы. Кайвакыт аларның ишегалларында аек булмаган кешеләр йөри – әбиләр төймәгә бер генә басалар да, безнең хезмәткәрләр килеп җитәләр. Икенче юлы андый тәртип бозучылар «начарлык эшләргәме, юкмы?» дип уйланачаклар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: без саклаган объектлардан һәм фатирлардан җинаять очраклары теркәлгәне булмады, – диде Раушан Мөдәрис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев