Район мөгаллимнәре рухи кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр
Рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси казанышлары өчен “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Әлфия Мостафа кызы Михайлова – Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы,
Гөлшат Әбүзәр кызы Мостафина – Сарманның “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе,
Рузилә Расих кызы Сәгыйтова – Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы,
Лилия Мәхмүт кызы Сәетова – Зур Нөркәй урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы,
Әлфия Мидхәт кызы Сәлимгәрәева – Җәлил икенче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы,
Зилә Фатыйх кызы Фәхрисламова – Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы,
Гөлназ Рифкат кызы Хәбибуллина – Сарман гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы,
Айсылу Дамир кызы Хафизова – Советлар Союзы Герое Александр Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев