Бүген Казанда Укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашты.

Бәйрәмдә канташучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм бәйрәм теләкләре җиткерде. Чара кысаларында мәктәп автобуслары алырга сертификатлар тапшыру да булды. Безнең районның мәгариф бүлеге дә яңа автобуслы булды. Әлеге транспорт район укучыларының иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәр, балаларга төрле чараларда катнашырга яңа мөмкинлекләр ачар.

Нет комментариев