САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район кунакларына атта йөрү дә ошады

Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген районга XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең җыены кысаларында Конгресс кунаклары килделәр.

Аларның бер өлеше Әлмәт авылында булды, эшмәкәр Нияз Тимербаев хуҗалыгы белән танышты. Морат Рәмзи исемендәге урта мәктәптә Нияз Мизхәт улы ярдәме белән кунакларга хәтта атта йөреп карау мөмкинлеге дә тудырылган иде. Алар биредә шулай ук Морат Рәмзигә һәм Габдулла Тукайга багышланган чараны карадылар. Укучылар «Әйберләргә икенче гомер бүләк ит» дигән чара һәм күргәзмә дә әзерләгәннәр иде. Эшмәкәрләргә Морат Рәмзи исемен йөртүче мәчеттә, районыбызның аграр көллиятендә һәм үзәкләштерелгән китапханәдә булу да бик ошады. Соңгы тукталыш – Сарманда яшәүче Илшат Шәйхетдиновның җиһазлар ясау цехы да алар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев