Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Район коллективлары «Кымыз бәйрәме»ндә катнаштылар

Татарстанның Ютазы районы Абсәләм авылында төрки халыкларның «Кымыз бәйрәме – кымыс бәйрәме» IV төбәкара фестивале узды.

Аның программасы бик бай иде. Кунаклар милли хуҗалыкларда булдылар, анда төрки халыкларның ничек яшәвен һәм иҗат итүен күрделәр. Теләге булган һәркем кымыз ясаучыларның шифалы эчемлеген татып карый һәм сатып ала алды. 

Бу фестиваль генә түгел, төрки телле халыкларның дуслыгы һәм бердәмлеге өчен чын гимн иде. Бер күк йөзе астында Татарстанның 9 районыннан, шулай ук Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән кунаклар һәм катнашучылар җыелды.

Сарман районыннан әлеге бәйрәмгә Зур Нөркәй мәдәният йортыннан «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы, Мортыш-Тамак авылыннан «Чишмә» фольклор коллективы, Минзәләбаш авылыннан «Әүлия моңнары» уен кораллары ансамбле катнаштылар һәм диплом, истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

«Кымыз бәйрәме» фестивале, хаклы рәвештә, төрки халыкларның мәдәни мирасын саклаучы һәм актив популярлаштыручы уникаль мәйданчык булып санала. Бу тәҗрибә уртаклашу һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче кабатланмас сәнгатьне күрсәтү урыны.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев