Район иреклеләре мохтаҗлар турында кайгырталар
Районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 13 ел дәвамында «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе эшләп килә. Хәзерге вакытта аның кураторы вазифаларын үзәкнең социаль педагогы Эльвина Закирова башкара.
– Берләшмәбездә яшьләр күп булуы сөендерә. Хәзерге вакытта аның составына 45тән артык 8-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр керә. Соңгы елларда алар арасында иң активлары дип Ранель Фәретдиновны, Диана Ризатдинованы, Айрат Йосыповны, Таңсылу Алиуллинаны, Фирүзә Гәрәеваны (барысы да – Сарман урта мәктәбе), Алсу Кудашеваны, Нурзилә Хәбибуллинаны, Аделина Алексееваны, Раилә Вәлиеваны (барысы да – Сарман гимназиясе) атар идем. Алар берләшмәдәге барлык төр юнәлеш буенча да эшләрдә катнашалар, – диде ул.
Волонтерларның төп эш юнәлешләре булып махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү, социаль яктан тискәре күренешләрне кисәтү, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, ялгыз яшәүче өлкәннәр турында кайгырту, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә багышланган чаралар үткәрү, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм, халыкка экологик тәрбия бирүдә һәм тирә-якны саклау буенча эшләр оештыруда хезмәттәшлек тора.
– Украина территориясендә махсус операция башланганнан соң, безнең бурычыбыз –якташларыбызга ярдәм итү. Аны тормышка ашыру максатларында, «Волонтер» берләшмәсе активистлары беренче кирәк-ярак әйберләре, мәсәлән, коры душ, маскировкалау челтәрләре, блиндаж шәмнәре әзерләүдә, гуманитар ярдәм җыю пунктларында аны җыярга һәм төрергә булышалар.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз өлкәннәргә һәм тыл хезмәтчәннәренә ай саен адреслы ярдәм күрсәтелә. Көндәлек мәсьләләрне хәл итүдә булышабыз, азык-төлек һәм иң мөһим товарларны китерәбез, бергәләп чәй эчү оештырабыз, санитар-гигиеник, рухи яктан да ярдәм итәбез, аралашып торабыз.
Инвалид балалар белән дә эшлибез. Алар өчен төрле күңел ачу чаралары, мастер-класслар, театральләштерелгән күренешләр оештырабыз. Патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Даими рәвештә экологик тәрбия бирүдә һәм районыбызда экологик хәлне яхшыртуда мөһим роль уйнаучы чаралар үткәрәбез, – дип өстәде Эльвина Руслан кызы.
Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча иң актив волонтерлар районда гына түгел, республика, ил күләмендә дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Алар арасында «Ел хәйриячесе» һәм «Ел иреклесе» республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүчеләр дә бар.
Әйе, чын мәгънәсендә аралашуга һәм ярдәмгә мохтаҗлар белән эшкә көч булса, бу – зур бәхет. Ярдәм итүче кеше рухи яктан байый һәм тышкы яктан яктыра. Иң мөһиме – яшьләр тырышлыкларының һәм үзләренең кемгәдер кирәклеген аңларга тиешләр. Шул вакытта гына алар битараф булмаска өйрәнәләр, егетләр һәм кызлар турында өметле буын дияргә була.
Сүз уңаеннан
5 декабрьдә Россиядә Волонтерлар (иреклеләр), бөтен дөнья буенча – Социаль-икътисадый үсеш хакына халыкара иреклеләр көне билгеләп үтеләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев