Район яшьләре лидеры Руслан Гыйльфанов бәйрәм белән тәбрикли
Хөрмәтле райондашлар, кадерле яшьләр! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм – яшьлек, энергия, оптимизм һәм чиксез мөмкинлекләр бәйрәме. Яшьләр – илнең киләчәге, аның иҗади, интеллектуаль һәм физик потенциалы. Бүгенге көндә район яшьләре спортта, иҗтимагый проектларда актив катнашалар, яңа үрләр, җиңүләр яулыйлар, максатчанлыклары һәм илһамландыручы башлангычлары белән район үсешенә зур өлеш кертәләр. Алга таба да тырыш, кыю һәм тәвәккәл булыгыз. Тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга, яңа ачышларга бай булсын! Сезгә ныклы саулык, бәхет, саф мәхәббәт һәм уңыш телим. Бәйрәм котлы булсын!
Руслан Гыйльфанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев