САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөр­мәт­ле мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре, лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Сез­не чын кү­ңел­дән һө­нә­ри бәй­рә­ме­гез бе­лән кот­лыйм.

Мә­дә­ни­ят өл­кә­се иҗат­ка га­шыйк, үз эшен яра­ту­чылардан то­ра. Сез­нең мә­дә­ни ми­рас­ка һәм ха­лык иҗа­тын үс­те­рү­гә керт­кән көн­дә­лек өле­ше­гез ке­ше­ләр­гә гү­зәл­лек дөнь­я­сы бе­лән ара­ла­шу шат­лы­гы бү­ләк итә. Үзе­гез­нең на­мус­лы хез­мә­те­гез бе­лән му­зей, ки­тап­ха­нә, ки­но­те­атр, сән­гать, му­зы­ка мәк­тә­бе һәм мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры­ның уңыш­лы эш­лә­вен тәэ­мин итә­сез.

Сез бу­ын­нан-бу­ын­га кү­чеп килү­че кыйм­мәт­ләр­не – ту­ган тел һәм әдә­би­ят­ны, го­реф-га­дәт, йо­ла­лар­ны һәм ми­расыбыз­ны сак­лый­сыз, без­нең ке­че Ва­тан­ның мә­дә­ни һәм ру­хи кө­чен үс­те­рү­гә яр­дәм итә­сез, илебез иминлеген яклап махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм җибәрүдә катнашасыз. Сез­гә хезмәтегез, һө­нә­ри ос­та­лы­гы­гыз өчен рәх­мәтемне бел­де­рәм. Җыр­лар­да җыр­лан­ган Сар­ман да­нын еракларга таратырсыз, Ил­һам Ша­ки­ров, Зөһ­рәләр сал­ган як­ты, моң­лы сук­мак­тан ат­лау­чы­лар са­нын та­гын да артты­рыр­сыз, дип ыша­нам.

Бар­лык мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга нык­лы сә­ла­мәт­лек, тынычлык, иминлек, бет­мәс-тө­кән­мәс ил­һам, бар­лык баш­лан­гыч­лар­да һәм иҗат­та уңыш­лар те­лим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев