Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яшьләр көне белән котлый
Хөрмәтле егетләр һәм кызлар! Хөрмәтле сарманлылар! Сезне Яшьләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Яшьлек – һәр кеше тормышының иң гүзәл мизгеле. Ул – көч һәм энергиянең, матур хыялларның, омтылышларның ургып торган чагы. Яшьлек – ул якты өметләр, үз тормыш юлынңы эзләү, дөньяны кыю идеяләр һәм казанышлар белән шаккатыра торган вакыт.
Сарман районы яшьләре – талантлы, актив, өметле һәм тырыш, Ватан язмышы өчен янып-көеп яшәүче, илебез тарихын, милли гореф-гадәтләрне хөрмәтли белүче кешеләр.
Район үсешенә зур этәргеч биреп торучы көч буларак, яшьләр шактый колачлы эшләр башкаралар: басуда иген үстерәләр, шәхси хуҗалыкларда эшләп, халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә катнашалар, йортлар салалар, балалар тәрбиялиләр, авыруларны дәвалыйлар, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсен үстерәләр, иҗат итәләр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Район һәм республиканың гына түгел, Ватаныбыз киләчәге дә белемле, энергияле һәм иҗади потенциаллары көчле, яраткан хезмәтләрен башкаручы, иҗтимагый-сәяси процессларда үз рольләрен белүче, Туган Ил патриоты булган яшьләр белән тыгыз бәйле. Федераль һәм республика проектлары яшьләр потенциалын үстерүгә, аларның интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен уңай шартлар булдыруга, белем бирүгә, эшкә урнаштыруга, иҗтимагый-сәяси тормышта катнаштыруга юнәлдерелгән.
Кадерле яшьләр! Сезнең алда күп юллар ачык. Барлык хыялларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз тормышка ашсын! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, барлык игелекле башлангычларыгызда уңыш юлдаш булуын, бәхет, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев