Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Физкультурачы көне белән котлый

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!

Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән – спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм!

Спортны һәм физик культураны үстерү – мөһим бурычларның берсе, чөнки спорт – ул сәламәтлек нигезе. Районыбызда актив яшәү рәвеше алып барыр өчен, без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Бүгенге көндә 150 спорт корылмасы эшли. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында укучы балалар, яшьләр генә тугел, өлкән буын кешеләре дә шактый.

Спортчыларыбыз, Сарман данын яклап, төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар – безнең горурлыгыбыз.

Хөрмәтле райондашлар! Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән, спортта уңышлар яулаган һәркемгә, спорт ветераннарына рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, уңышлы стартлар һәм зур җиңүләр телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев