САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район «Алдынгылары» хәрәкәтнең Академиясе эшчәнлегендә катнаштылар

«Алдынгылар Хәрәкәте» актив үсешен дәвам итә.

Хәзер аларның үз Академиясе дә бар.

Әлеге проектны укыту программасы дияргә була. «Алдынгылар Академиясе» ярдәмендә хәрәкәтнең барлык дәрәҗәдәге советлары составларына керүче егетләр һәм кызлар аның нигезләрен өйрәнәләр, лидерлык сыйфатлары үзләштерәләр һәм иҗтимагый эшчәнлек тармагында белемнәрен арттыралар. 

12-13 март көннәрендә Түбән Кама шәһәренең «Адымнар» гимназиясендә Академиянең зона этабы оештырылды. Беренче көн җирле алдынгыларга багышланса, икенче көнне республиканың тагын ун районыннан вәкилләр җыелдылар. 

Чарадан Сарман районы яшьләре дә читтә калмадылар. Алар эшкә актив тотындылар, команда белән төрле биремнәр чиштеләр, үзләре турында үсешкә һәм яңа белемнәргә омтылучы лидерлар буларак белгерттеләр.

– Уку барышында без иң элек һәркайсыбызга туры килә торган фикерләү ысулын сайладык. Шуннан чыгып, безне төрле укыту блокларына бүлделәр. Мондый чаралар яшьләргә үзләренең иҗтимагый-файдалы эшчәнлеген сыйфатлы рәвештә алып барырга ярдәм итә, дип саныйм. «Алдынгылар Академиясе» проекты барыбызга да бик ошады. Ул безгә хәрәкәт кысаларында гына түгел, көнкүрештә кулланырлык та мөһим тәҗрибә бирде. Чөнки әйдәп бару осталыгы да, командада эшли белү дә мәктәптә дә, хезмәттә дә, алдагы тормышта да бик кирәк, – диде «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе – Сарман урта мәктәбенең унберенче сыйныфы укучысы Инсаф Җәләев.

Чара кысаларында егетләр һәм кызлар шәхси сыйфатларын үстерү һәм сәләтләрен ачу буенча мастер-классларда, тормышта сайлау турында фикер алышуга багышланган «Кеше язмышы» дигән рольле уенда, чакырылган кунаклар белән очрашуларда, массакүләм чыгышларда катнаштылар, концерт-фестиваль карадылар. Шулай ук алар тәҗрибәле остазлардан файдалы киңәшләр алдылар, иң яхшы белгечләр, яшьләр белән эшләү буенча заманча алымнар белән таныштылар, үзләренең уңышлары һәм проектлары белән уртаклаштылар. Әлеге чара район яшьләрендә үз көчләренә ышанычларын арттырыр, дип өметләнәбез.

Эльвира Кәлимуллина, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе кураторы:

– Академия бик күңелле, нәтиҗәле үтте. Балалар, карточкалар сайлап алып, командаларга бүленделәр, төрле юнәлешләр буенча остазлар белән эшләделәр. Яшьләр мондый форумнарда оялмаска, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, күп яңа дуслар табалар.

Фото — «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе фондыннан

Илназ Сираев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев