САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафаэль Хәйруллин водолаз яшьлеген искә ала

Бүген – 5 май көнне барлык водолазлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Тарихтан билгеле булганча, 1882 елның 5 маенда император Александр III указы белән Кронштадта дөньяда беренче водолазлар мәктәбенә нигез салына. Чөнки, Кырым сугышы тәмамлангач ук, баткан корабльләрдән орудиеләрне күтәрү һәм фарватерларны чистарту өчен яхшы хәзерлекле водолазлар кирәк була. Әлеге хезмәт бүгенге көндә дә популяр. Александровка авылында яшәүче Хәйруллин Рафаэль Фатыйх улының да яшьлеге шушы хезмәт белән бәйле. Ул армия хезмәтен Германиядә разведка-диверсион водолаз хезмәтендә үтә.
- Без су юлларына миналар куя һәм диңгез пехотасы өчен аларны миналардан чистарта, коткару эшләрендә катнаша идек. Бу – адым саен диярлек үлем белән йөзгә-йөз очраша торган бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Бүгенге бәйрәм дә минем өчен кадерле һәм истәлекле. Армиядә бергә булган хезмәттәшләремне, хезмәт елларымны искә алам. Әлбәттә, һәркайсына исәнлек-саулык телим, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев