Путин волонтерлык хәрәкәтен законлаштыруны кирәк дип саный
Россия Федерациясе Президенты Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем белән очрашу вакытында волонтерлык хәрәкәтен законлаштыруны кирәк дип санавын белдерде.
Бу хакта “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәте тарафдары О.Амельченкова белән сөйләшү вакытында ачыкланды.
Билгеле булганча, “Конституция” темасы яшьләр һәм волонтерлык берләшмәләрендә дә зур кызыксыну уятты. Ә төп закон язылган 90 нчы еларда ирекле эшчәнлек темасы турында сүз алып барылмаган иде. Бу аңлашыла да . Ә инде волонтерлык хәрәкәте башлангач, аларны аңламаучылар, аларга ышанмаучылар күп булды. Бүгенге көндә илнең күп халкы өчен волонтерлык темасы нормага әйләнде. Иреклелек бүген төрле карашлы, төрле яшьтәге, төрле милләттәге кешеләрне берләштерә Һәм волонтерлыкны төп закон тарафыннан ныгыту, бу хакта Конститутциядә аерым маддә барлыкка килү әлеге хәрәкәткә дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтү өчен нигез булыр иде.
- Чыннан да, сез хаклы, ул елларда мондый хәрәкәт юк иде. Ә бүген ул кирәк. – диде бу уаңйдан Президент Владимир Путин.
Шунысын да әйтергә мөмкин: бүгенге көндә волонтерлык – бик әһәмиятле сектор. Аның ярдәме һәм тырышлыгы белән бәладә калган балалар һәм өлкәннәрнең проблемалары хәл итеә. Һәм аны Конституциягә дә кертү урынлы булыр иде. Волонтерлык, ягъни коммерциянеке булмаган оешма – кайда да булса нәрсәнең дә булса эшләмәвен реаль күрсәтүче барометр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев