САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Премьер-министр урынбасары утырыш эшендә катнашты

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Район мәдәният йортында Сарман муниципаль район Советының чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде, агымдагы елга билгеләнгән бурычларга тукталды. “Сарман” агрофирмасы” җитештерү комплексы директоры, район Советы депутаты Дикъкать Хөснетдинов шулай ук узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов узган елгы пандемия шартларында хастаханә, медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген яктыртты, күрсәткечләргә тукталды. Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин җирлек һәм авыл халкының яшәеше турында сөйләде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты, утырышка йомгак ясап, уңай һәм кимчелекле якларны билгеләп үтте, тәкъдимнәрен җиткерде.
Соңыннан хезмәттә югары уңышларга ирешкән алдынгылар бүләкләнде.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Геннадий Глушков, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Айрат Мостафин, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм видеосы, Альбина Сабирова фотолары һәм  видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев