САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбендә капиталь ремонт бара

Республика программасы буенча Петровка Завод мәктәбенә капиталь ремонт өчен 8,1 миллион сум акча каралган. Әлеге сумма эченә сигез төрле эш башкару планга кертелгән. Җирле бюджеттан 1миллион 500 мең сум акча бирелгән. Бу суммага медицина кабинеты булдыру, беренче, икенче катларда идәннәр алыштыру планлаштырыла. Петровка Завод мәктәбендә ремонт гөрли. Бөтен җирне чистарталар,...

Республика программасы буенча Петровка Завод мәктәбенә капиталь ремонт өчен 8,1 миллион сум акча каралган. Әлеге сумма эченә сигез төрле эш башкару планга кертелгән. Җирле бюджеттан 1миллион 500 мең сум акча бирелгән. Бу суммага медицина кабинеты булдыру, беренче, икенче катларда идәннәр алыштыру планлаштырыла.
Петровка Завод мәктәбендә ремонт гөрли. Бөтен җирне чистарталар, буйыйлар, агарталар. Бүгенге көндә түбә ябылган, җылылык системасы кертелгән. Чираттагы бурыч - кабинет ишекләрен, су торбаларын алыштыру. Мәктәп эчендә санитария бүлмәсе булдыру да - бүгенге көндә төп эшләрнең берсе. Мәктәпне тышкы яктан яңартуны да күздә тоталар.
Петровка Завод мәктәбенең әлеге программа кысаларына кертелүе очраклы түгел, әлбәттә. Беренчедән, авыл мәктәпләре арасында ул иң зур мәктәп санала. Укучылар саны күп, унике авылдан йөреп укыйлар. Икенчедән, мәктәп олимпиада, конкурслар буенча да сынатмый, алдынгы урыннарны яулап бара.
Бүгенге көндә эшне "ЭКО ТЕК" оешмасыннан эшчеләр бригадасы башкара. Укытучылар, әти-әниләр дә ярдәмгә килгән, капиталь ремонтка аларның да көчләре керә. Теләгәннәр, мөмкинлекләреннән чыгып, матди ярдәм күрсәтә алалар.
"Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында да эш алып барыла. Мәктәпне тәмамлап чыкканнар, ата-аналар ярдәмендә җиһазларны да яңартырга исәплиләр.
Төп көчне әлегә эчке эшләргә юнәлтәләр. Капиталь ремонтны сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.
Капиталь ремонт Сарман урта мәктәбендә, Сарман гимназиясендә дә алып барыла. Башка мәктәпләрдә дә яңа уку елына әзерлек эшләре башкарыла, кабинетлар яңартыла, мәктәп территорияләре тәртипкә китерелә.
Ришат Кәлимуллин, Петровка Завод мәктәбе директоры:
- Безнең мәктәпнең капиталь ремонт программасына кертелүенә шәхсән үзем дә, укытучылар да чиксез шат. Кулыбыздан килгәнчә, үзебез дә тырышабыз, чөнки заманча, барлык мөмкинлекләре дә булган мәктәптә безгә дә эшләве, укучыларга белем-тәрбия алуы да уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев