Дарулатамы, акчалатамы? Сарманлылар гариза язу турында уйлана
Социаль хезмәтләрдән файдалануга һәм федераль ташламаларга хокуклы булучылар социаль хезмәтләрдән файдалана яки аларны акчалата ала алалар. Социаль хезмәтләрдән акчалата тулысынча да, шулай ук өлешчә дә файдаланырга мөмкин. Әгәр сез социаль хезмәтләрдән натураль формада файдаланудан баш тартып гариза язгансыз һәм киләсе елда да алардан акчалата файдаланырга телисез икән, Пенсия фондына мәрәҗәгать...
Социаль хезмәтләрдән файдалануга һәм федераль ташламаларга хокуклы булучылар социаль хезмәтләрдән файдалана яки аларны акчалата ала алалар. Социаль хезмәтләрдән акчалата тулысынча да, шулай ук өлешчә дә файдаланырга мөмкин. Әгәр сез социаль хезмәтләрдән натураль формада файдаланудан баш тартып гариза язгансыз һәм киләсе елда да алардан акчалата файдаланырга телисез икән, Пенсия фондына мәрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк түгел. Әгәр сез фикерегезне үзгәртеп, киләсе елның 1 январеннан социаль хезмәтләрдән натураль формада файдаланырга уйлыйсыз икән, бу очракта гариза язарга кирәк була. Яки киресенчә - быел ташламалардан акчалата файдалангансыз һәм киләсе елдан алардан натураль формада файдаланырга уйлыйсыз икән, шулай ук гариза язарга кирәк. Ташламалардан файдалану ысулын үзгәртергә уйлаган очракта, гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшыру зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев