Җомга иртәләребез хәерле, уйларыбыз чиста, гамәлләребез изге булсын!
Җәмгыять

Җомга иртәләребез хәерле, уйларыбыз чиста, гамәлләребез изге булсын!

Бүген бәйрәм - җомга көн, Күңел күтәрелгән көн. Дога укып, әдәп белән Көн үткәрә торган көн. "Сорагыз - бирәм", дигән Хак Тәгалә җомга көн: Сәламәтлек, бәхет, тәүфыйк, Миһербанлык, мәрхәмәтлек. Дога кабул була икән, Җомга көнне сорасак. Бер-беребезгә ярдәм итсәк, Күңелебез була шат. Әби-бабай, дәү әниләр Дәү әтиләр, әрвахлар… Коръән укып...

Бүген бәйрәм - җомга көн,
Күңел күтәрелгән көн.
Дога укып, әдәп белән
Көн үткәрә торган көн. "Сорагыз - бирәм", дигән
Хак Тәгалә җомга көн:
Сәламәтлек, бәхет, тәүфыйк,
Миһербанлык, мәрхәмәтлек.
Дога кабул була икән,
Җомга көнне сорасак.
Бер-беребезгә ярдәм итсәк,
Күңелебез була шат.
Әби-бабай, дәү әниләр
Дәү әтиләр, әрвахлар…
Коръән укып дога кылсак,
Безгә булыр саваплар.

Нет комментариев