САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нюша туенда иренә багышлап Хәния Фәрхинең җырын җырлаган

"Четыре татарина" КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде. - Бик матур җыр иде ул, "Җанымның...

"Четыре татарина" КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде.

- Бик матур җыр иде ул, "Җанымның яртысы" дип атала, - диде Игорь Сивов. (Игорь Сивов җырны "Җанымның яртысы" сүзләре белән хәтерли. Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җырында шушы сүзләр яңгырый - автор).
- Ул сезнең өчен чынлап та сюрприз булдымы, әллә беренче гаилә бәйрәмегездә татарча җырлавын шарт итеп куйдыгызмы?
- Әлбәттә, сюрприз. Бу- Нюшанвң үз теләге.
- Нигә нәкъ менә татарча җырларга булган икән? Мәхәббәтен рус телендә аңлатса да, каршы килмәс идегез бит?
- Мин бит- Татарстан егете, татар мохитендә, татар мәдәниятендә тәрбияләнеп үскән кеше. Шуңа күрә хатыным истәлекле сюрприз ясарга теләгән.
- Җыр сүзләрен озак өйрәндеме?
- Анысын белмим, ләкин бик тиз ятлагандыр дип уйлыйм. Ул бит бик талантлы кыз.
- Үзегез Хәния Фәрхи иҗатын яратасызмы?
- Җырлары белән таныш идем, ошый иде. Ә үз туемдагы бу сюрприздан соң мин бу җырчының иҗатына бар күңелем белән гашыйк.
- Нюшаның татар туганнары юкмы соң?
- Аның нәселендә татарлар бар.
- Туй сюрпризын безнең белән дә бүлешә алмыйсызмы?
- Юк, бу җыр безнең гаилә архивы өчен генә... Аннан соң без аны интернетка куя да алмыйбыз бит, хокуклар дигән нәрсә бар. Бәлки, киләчәктә, Нюша аны яздырып, дөньяга танытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев