“Нөркәй” агрофирмасы сыер савучысы республика бәйгесендә катнашты
Операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы алымнарын тарату максатларында, ел да республикада сыер савучыларның һөнәри осталык бәйгесе уздырыла. Быел ул 51 нче тапкыр үткәрелде һәм Ютазы шәһәрендә оештырылды.
Конкурс ел саен үз эшенең иң яхшы осталарын җыя. Бу юлы да бәйгегә Татарстан Республикасының барлык районнары вәкилләре – район ярышларында җиңүчеләр чыгыш ясыйлар. Сарман районы данын “Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер бүлекчәсе сыер савучысы Гөлназ Шиһапова яклады.
Хезмәт стажы 33 елны тәшкил иткән савымчы тумышы белән – Янурыс авылыннан. 1991 елда күрше Азалак авылына килен булып төшә ул.
- Декрет ялына киткәнче, фермада бозаулар карадым. Аннан, 1994 елда, бала ялыннан чыккач, сыер савучыларны ял иттереп йөрдем. Шуннан бирле маллар телен “өйрәнәм”. Башта Азалакта эшләдем, хәзер Юлтимер терлекчелек-сөтчелек комплексында хезмәт куям. Үз эшемне яратып башкарам. Малларның һәркайсы якын миңа, - ди Гөлназ Мөхәррәм кызы.
Конкурс кысаларында сөт бирү һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе, терлекләрне ашату нигезләре, терлекләрне һәм биналарны тоту гигиенасы, саву җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү, югары санитария сыйфаты һәм куркынычсызлык техникасы буенча һөнәри белемнәрен күрсәтәләр бәйгедә катнашучылар. Анда республиканың 43 районыннан барлыгы 86 сыер савучы көч сынаша. Безнең Гөлназ да сынатмый, уңышлы чыгыш ясый.
- Бәйгедә беренче тапкыр гына катнаштым. Миңа бик ошады. Тәҗрибә туплау да, мондый чараларда үзеңне күрсәтү, башкалардан өйрәнү чарасы да булды ул. Күңелле ял итеп кайттык, оештыручыларга, бәйгегә тәкъдим итүчеләргә, алып баручыларга зур рәхмәт, - диде Гөлназ.
Алдынгы сыер савучының уңышлары белән без моңа кадәр дә таныш идек. Терлекчелектә намуслы хезмәт куйганнарны бүләкләү тантаналарында Гөлназ Шиһапованың исеме дә еш яңгырый. Без аңа киләчәктә дә хезмәтендә уңыш юлдаш булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев