САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нинди һөнәр яхшырак?

Авылда югары сыйныфта укучы яшьләр шактый. Киләчәктә аларның һәрберсенә бу тормышта үз юлларын табарга, җаннары, күңелләре тарткан һөнәрне сайларга кирәк. Очрашуга төрле шәһәрләрдәге уку йортларында белем алучы студентлар килде. Гөлшат Гайфуллина, Ләйсән Гайфуллина, Айрат Арсланов, Равил Сәгыйдуллин, Гөлназ Хәбибуллина үзләренең нинди белгечлек буенча белем алулары турында сөйләделәр, уку үзенчәлекләре, уңышлары...

Авылда югары сыйныфта укучы яшьләр шактый. Киләчәктә аларның һәрберсенә бу тормышта үз юлларын табарга, җаннары, күңелләре тарткан һөнәрне сайларга кирәк. Очрашуга төрле шәһәрләрдәге уку йортларында белем алучы студентлар килде. Гөлшат Гайфуллина, Ләйсән Гайфуллина, Айрат Арсланов, Равил Сәгыйдуллин, Гөлназ Хәбибуллина үзләренең нинди белгечлек буенча белем алулары турында сөйләделәр, уку үзенчәлекләре, уңышлары белән уртаклаштылар, шау-шулы студент тормышы белән таныштырдылар. Үзләренең киңәшләрен бирделәр, укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп белеменең ныклы нигез булуына басым ясап, тырышып укырга өндәделәр.
Әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты: бер-бер артлы сораулар яуды. Укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Очрашудан студентлар да, укучылар да бик канәгать калдылар. Аны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу-кичәнең күңелле, хис-тойгыга бай мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр әле.
Рәсемдә: очрашудан бер күренеш.
Гөлшат Гайфуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев