САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нигә яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар?

Мөнәсәбәтләрне никах белән ныгыту табигый күренеш санала. Ләкин хәзерге заманда бу мәсьәләгә караш үзгәрә бара кебек, чөнки яшьләр өйләнешергә ашыкмыйлар...

Мондый үзгәрешләр кайчан гамәлгә керә башлады соң? Минем әти 27 яше тулганда өйләнгән, ул инде «карт егет» саналган. Үземә дә 30 тулып китте. Әлбәттә, әле өйләнмәгән. Элегрәк, «кызлар иртәрәк кияүгә чыгалар», дигән фикер йөрсә, хәзер алар да гаилә корырга ашыкмыйлар. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Бу хакта без егетләрнең һәм кызларның үзләреннән белештек.

Илнар, 31 яшь, Сарман:

– Минем, гомумән, гаилә корасым килми. Хәзерге тормышым үземне тулысынча канәгатьләндерә, дисәм дә була, нигә нәрсәне дә булса үзгәртергә? Сүз дә юк, әтиәнинең оныклар үстерәсе килә, алар гына мине «өйләнмәү» уеннан кире кайтарсалар инде.

Ләйсән, 29 яшь, Җәлил:

– Дөресен генә әйткәндә, миңа егетләр белән мөнәсәбәтләр кору авыррак. Аларны үземә якын җибәрә алмыйм, шундук чикләр куям. Бәлки, моңа үткәндәге мөнәсәбәтләр сәбәпчедер, алар шуңа этәрәләрдер. Хәзергә эшем шулкадәр күп, егетләргә вакыт та калмый. Әлбәттә, бу дөрес түгел, чөнки эшнең бетәсе юк аның, тик әлегә мин кияүгә чыгарга әзер түгел. «Үземнең кешемне» очратмаганмындыр әле...

Айнур, 30 яшь, Сарман:

– Мин башта, бөтен әйберем дә булсын, дип тырыштым. Яхшы эш, машина, йорт – кыскасы, материаль кыйммәтләр артыннан кудым. Артка әйләнеп карасам, шактый гомерем үтеп киткән булып чыкты. Бушка, дип әйтә алмыйм, ләкин менә гаиләм юк бит әле. Гомумән алганда, һәрнәрсәнең – үз вакыты, дип уйлыйм.

Бу уңайдан мин дә үз фикеремне язмый кала алмыйм. Ашыкмавымның сәбәбен шунда гына күрәм – иртә өйләнеп, гомерең буе яратмаган кешең белән яшәгәнче (андый очраклар юк түгел бит), берничә ел вакытны, хәтта гел ун ел булса да, үзеңә туры килгән кешене эзләүгә багышлауны дөресрәк булыр, дип уйлыйм. Бу – минем генә фикер, аны беркемгә дә такмыйм.

12 февральдә, Изге Вәли көне җиткәндә, Халыкара никах агентлыклары көнен билгеләп үтәләр. Алар турында ишеткәнегез бардыр. Дөрес, никах агентлыкларына мөрәҗәгать итәр дәрәҗәгә килеп җитәргә туры килер, дип уйламыйм. Беренче никах агентлыгы 1650 елда (!) ук барлыкка килгән. Шуннан соң үз тиңеңне танышу хезмәте аша эзләү бик популяр шөгыльгә әверелгән. Хәзер инде Интернет заманында булачак иреңне яки хатыныңны табу күпкә җиңеләйде. Күпләр шулай таныша һәм кавыша да.

Сүз уңаеннан Гаилә коруда «алтын урталык» итеп 25 яшьне алырга була. Шунысы кызыклы: элегрәк гашыйклар күпчелек очракта шул яшькә кадәр өйләнешсәләр, хәзер, киресенчә, 25 яшьтән соң никахлашалар

 

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев