САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда шәҗәрә фестиваленың муниципаль туры җиңүчеләре ачыкланды

Бүген район мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез – Эхо веков в истории семьи” шәҗәрә фестиваленың муниципаль этабы үткәрелде.

Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Бәхтияр Фәхретдинов сәламләделәр. 

Конкурста өч –Вәлиевләр, Сираевлар һәм Шәйдуллиннар гаиләләре үзара көч сынаштылар. Бәйгенең беренче этабында алар үзләренең нәселләре турында сөйләделәр, нәсел агачын тәкъдим иттеләр, гаиләләрендә булган истәлекле вакыйгалар, буыннан буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре, үзләре яратып пешерә торган милли ашлар белән таныштырдылар. Икенче этапта катнашучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен презентацияләделәр, гаиләләре белән таныштырдылар, аларга багышланган иҗат номерлары тәкъдим иттеләр. 

Бәйгегә бәяне мәртәбәле жюри – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Бәхтияр Фәхретдинов, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе факультеты доценты Владислав Белов, театр сәнгате кафедрасы, театр, кино һәм телевидение факультеты студенты Алия Хожаева, музыка сәнгате кафедрасы, югары сәнгать мәктәбе студенты Людмила Пономарева бәяләделәр. I урынга – Сираевлар, II урынга – Шәйдуллиннар, III урынга Вәлиевләр гаиләләре лаек булдылар. Җиңүчеләр район данын зона турында яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев