САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Муса Җәлилнең кызы Сарманга кайта

17 августта Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар. Кичә 18.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда үткәреләчәк. Әлеге чарага быел беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да кайтачак. Районга шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да киләчәкләр. "Җәлилнефть" оешмасының административ бинасы...

17 августта Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар. Кичә 18.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда үткәреләчәк.

Әлеге чарага быел беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да кайтачак. Районга шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да киләчәкләр.

"Җәлилнефть" оешмасының административ бинасы янында шагыйрь һәйкәле тирәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган митинг узачак. Ул 18 августта 10:45 сәгатьтә оештырылачак. Митингта татар җырлары, Муса Җәлил шигырьләренә язылган көйләр, шагыйрьнең үзенә багышланган әсәрләр яңгыраячак.

www.elabuga.com сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев