САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәртәбәле кунакларга күргәзмә ошады

Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы, район оешмаларында җитештерелә торган продукцияләрдән аерым бүлекләр оештырылган иде.

Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхразыев бүген – 12 февраль көнне Сарманда булды, муниципаль район Советының чираттагы утырышы кысаларында оештырылган һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмәне карады. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы, район оешмаларында җитештерелә торган продукцияләрдән аерым бүлекләр оештырылган иде. Халыклар дуслыгын, райондагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеген, район Башкарма комитетының архив бүлеге, үзәк китапханә эшчәнлеген чагылдыручы, шулай ук республика рәссамнарының, Сарман сәнгать һәм Җәлил поселогы рәсем мәктәпләре укучыларының иҗат җимешләреннән торган бүлекләрне дә кунаклар кызыксынып карадылар.


Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы, Альбина Сабирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев