Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мортамактан Роза Назарова – инструктор да, коткаручы да

Бүген — 31 июль көнне Халыкара суда коткаручы көне билгеләп үтелә.

Минем үземнең дә суга батучыны коткарганым бар, шуңа күрә аның эмоциональ халәтен яхшы күзаллыйм. «Чәч үрә тору»ны да, мөгаен, беренче тапкыр шунда күргәнмендер.

Вак дулкыннар арасыннан ярты башы гына күренеп калган дустымның озын бөдрә чәчләре су буйлап таралды, үрә торган кебек булды, ә киң итеп ачылган күзләрендә гадәттән тыш курку, гаҗизлек чагылды... Коткаручы көне уңаеннан күңел түрендә кабат менә шул хатирә яңарды. Дөрес, безнең Сарманда коткаручылар юк, диделәр, ләкин менә бассейннарда инструкторлар бар. Истәлекле дата уңаеннан, без шуларның берсе – Роза Назарова белән очраштык һәм аның эшчәнлеге хакында сораштык.

– Роза ханым, ничек уйлыйсыз: инструкторларны да коткаручылар дип атарга мөмкинме?

– Бассейндагы инструктор – дипломы буенча коткаручы түгел. Коткаручы – куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре, батучыны коткарырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә тиеш. Ә без – инструкторлар кешеләрне, күп очракта балаларны, йөзәргә өйрәтәбез, физик күнекмәләрен ныгыту өстендә эшлибез. Ләкин берәрсе ялгыш су төбенә китә икән, инструктор коткаручыга әйләнә, һәм, чыннан да, критик ситуациядә иң беренче булып ярдәмгә ул килә. Шулай итеп, аның башында һәрвакыт коткару планы була.

Шәһәр җирлекләрендә аннан юкка гына ике диплом сорамыйлар: педагогик белем турында һәм коткаручы «катыргы»сын.

– Белүебезчә, инструктор – спорт белән бәйле кеше, ул физик яктан нык булырга тиеш.

– Мин Мортамак авылында туып-үстем. Кечкенәдән үк спортны яраттым. Үзебезнең авылда башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, 4-8 классларга Морбашка йөрдек. Биредә төрле ярышларда катнаша башладым. Ике авыл арасын кышын – чаңгыда, яз-көз велосипедта үтә идем. Ә инде югары сыйныфларны Сарман урта мәктәбендә тәмамладым. Анда спорт мәктәбенә дә йөрдем. Укытучыбыз Фәрит Сафин безнең белән бик нык шөгыльләнде. Дәресләрдән соң кайта идем дә, тиз-тиз өйдәге эшләрне эшләп, кире Сарманга тренировкага китәм. Ул вакытта чаңгы базалары да юк. Наратлыкка барабыз. Караңгы төшкәч, кабат чаңгы белән Мортамакка кайтып китә идем. Югары сыйныфларда да чаңгы ярышларында даими катнаштым. Спортның бу төре йөгерү белән бәйле бит инде ул. Йөгерә дә, роллерлар белән Дүсем чатына кадәр дә барып җитә идек. Мәктәпне тәмамлагач, Фәрит абыйның киңәше буенча Волгоград физкультура институтына укырга кердем. Безне ул укытмаган булса, мин, бәлки, бу юлны сайламаган да булыр идем. Мин укытучыма бик рәхмәтлемен.

– Ә йөзәргә кайчан өйрәндегез?

– Безнең бәрәңге бакчасы артыннан гына Минзәлә елгасы ага. Без иптәш кызларым белән шунда су керергә йөрдек. Йөзә белми идем инде. Бервакыт тирәнгәрәк кереп киткәнмен дә бата башладым. Мине үзебезнең күршегә кунакка кайткан Әлмәт кызы коткарды. Ул шәһәрдә йөзү түгәрәгенә йөри икән. Шуннан соң мин үз алдыма йөзәргә өйрәнергә дигән максат куйдым. Чөнки мондый хәлләрнең киләчәктә дә кабатлануы ихтимал бит. Институтта да йөзү дәресләре керә иде. Анда йөзү алымнарына һәм ныклап йөзәргә өйрәндем. Ә һөнәрем буенча мин – чаңгы спорты буенча тренер.

– Аннан соң язмыш Сезне кайларга ташлады?

– Институтны тәмамлаганнан соң, эшкә үзебезнең районга кайттым. Мине Җәлил поселогындагы чаңгы базасына тренер итеп билгеләделәр. Анда озак эшләргә туры килмәде. Бер-бер артлы өч бала тапканнан соң, поселокның мәдәният сараенда сәламәтлек төркемен алып бардым, зурлар белән эшләдем. Балалар бакчага йөри башлагач, мин дә шунда эшкә кердем, балаларга физкультура дәресләре үткәрдем. Тормыш иптәшем нефть тармагында эшли иде. Минем дә үземне нәкъ менә шул өлкәдә сынап карыйсым килде, цехларның берсенә геология бүлегенә эшкә урнаштым. Лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куйдым. Ләкин бер генә көнгә дә спорттан аерылып тормадым, аның белән һәрвакыт бергә булдым. Төрле спорт бәйгеләрендә – чаңгы, йөзү, йөгерү, теннис һәм башка төрләр буенча цех данын яклаштым, әлбәттә, алдынгы урыннарны да алдым. Ә инде пенсиягә чыккач, мине «Дулкын» бассейнына инструктор итеп эшкә чакырдылар. Биредә хезмәт куя башлавыма да биш ел булды.

– Җәлилдән килеп йөрисезме?

– Юк, без Мортамакта йорт салдык, эшкә көн саен велосипед белән йөрим.

– Сезнең төп бурычыгыз нәрсә? Аңлавымча, сезгә суга батучыны коткарырга туры килгән очраклар да булган.

– Бассейнга балалар да, зурлар да күп йөриләр. Безнең максат – аларның суга исән-сау кереп, исән-имин кайтып китүләре. Әлбәттә, төрле вакытлар була. Йөзә белмәүче яшүсмерләр дә киләләр, ләкин аларның үзләрен иптәшләре алдында йөзә белүче итеп күрсәтәселәре килә. Йөзә беләм, дип суга кереп, төпкә китүчеләре дә була. Бервакыт шулай бер яшүсмер суга да чумды, күз алдыннан да югалды. Тренеры шунда ук артыннан сикерде, судан алып чыгып, ясалма сулыш алдырды. Кечкенәрәк балалар кече бассейнда коеналар. Бер бала «круг» киде дә шунда ук суга капланды да. Аны тиз генә алып чыгып, үпкәсеннән суларын чыгардым, ясалма сулыш алдырдым.

– Сезгә, димәк, су керүчеләрдән бер генә минутка да күзне алырга ярамый. Әле бит бассейнда берьюлы әллә күпме кеше булырга мөмкин.

– Әйе, һәрвакыт карап кына торырга кирәк. Аннан соң, төрле җайланмалар – аквапалкалар, такталар, жилетлар, пояслар һәм башкалар бар. Мин инде йөзә белмәүчеләрне бассейнның уртасына ук кертмим, бассейн читендәге «дорожка» янында гына тотам, алар тотынып кына йөзәләр.

– Сезнең вазифага йөзә белмәүчеләрне йөзәргә өйрәтү дә керәме?

– Мин – тренер түгел, шуңа күрә барлык кешене дә йөзәргә өйрәтеп бетерә алмыйм. Бигрәк тә кеше күп булганда, аерым бер кешегә генә игътибар биреп булмый. Кеше аз булганда, өйрәткәлим. Берара мөселманнар төркемен алып бардым. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Карыйм, боларның берничәсе генә йөзә белә. Ул төркемне тулысы белән йөзәргә өйрәттем. Бик теләп һәм яратып йөрделәр.

– Сезнеңчә, инструктор, шул исәптән коткаручы да нинди сыйфатларга ия булырга тиешләр?

– Сәламәт, аек акыллы һәм бик уяу булырга, бер генә кешене дә игътибардан ычкындырмаска тиеш. Кайчак өлкәнрәк кешеләрнең хәлләре дә бетеп китә. Аларны вакытында күреп ала белергә дә кирәк. Кыскасы, уяулык, уяулык һәм уяулык таләп ителә. Сизгерлек тә булырга тиеш. Кешедә бу сыйфатлар булмый икән, ул мондый эштә эшли алмый.

– Йөзүне сәламәтлек өчен бик файдалы дип беләбез.

– Йөзү ул – үзе сәламәтлек. Ул барлык органнарга, шул исәптән йөрәк-тамыр, сулыш системаларына, психик сәламәтлеккә, буыннарга, умыртка баганасына һәм башкаларга файдалы, шулай ук авырлыкны киметергә дә ярдәм итә. Йөзгәндә, кеше тәнендәге барлык мускуллар да хәрәкәткә килә. Шуны да әйтәсем килә: барлык кеше дә йөгерә яки сикерә алмаска мөмкин, ә менә йөзүне һәркем булдыра ала.

– Сезнең гаилә хакында да «спорт гаиләсе» диләр.

– Балаларымның барысы да спорт белән шөгыльләнеп үстеләр, хәтта спорт юнәлеше буенча китәргә дә теләкләре бар иде. «Башка һөнәр сайлап та, спорттан аерылмаска мөмкин», – дидем. Барысы да укыдылар, нефть тармагында эшлиләр. Спортны да ташлаганнары юк, төрле ярышларда катнашалар, үзләре хезмәт куйган оешма данын яклыйлар, футбол, волейбол уйныйлар.

– Яраткан шөгыльләрегез тагын бармы?

– Китап укырга, җырларга яратам һәм тормышны яратып яшим. Ә инде спорт – шөгыль генә түгел, гомер юлдашым, аннан башка яши дә алмас идем.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев