САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Мортамакта театр да күрсәтәләр

27 март – Халыкара театр көне уңаеннан, без районның Мортыштамак мәдәният йортында эшләүче сәхнә осталары белән сөйләшергә булдык.

Театр сүзен ишетүгә, күз алдына бик күп яктырткычлар, сәхнә костюмнары һәм, тынлыкны бүлеп, йөрәккә үтеп керерлек тере тавыш белән сөйләм теле килә. Тик нигәдер сәхнә артында калган бихисап хезмәт, төннәр буе дәвам иткән репетицияләр, образ эзләү, роль бүлешү кебекләрен күңелгә алмыйбыз. Ә бит иң әһәмиятлесе шуннан башлана.

Мортамаклыларның мәдәният тормышын күптәннән күзәтәм. Барысы да авылга Хикмәт кайткач башланды. Иш ишен таба, дигәндәй, быел югалып торган Бикмәт тә пәйда булды. Менә шуннан китте инде эшләр, әбиләр әйтмешли, «худка». Мөршидәгә иптәшкә Хөршидә дә барлыкка килде. Гел аерып алып булмый хәзер үзләрен. Кая карама, икесе бергә: сәхнәдә генә түгел, бар җиргә дә – ярминкәгә дә, бәйрәмгә дә парлап йөриләр. Былтыр Хикмәт хикмәтләрне мулдан чыгарды, ә быел исә яңаларын да уйлап тапты. Күптән түгел тамашачыны «Уен-муен шоу» белән шаккатырдылар. Әле спектакль куярга әзерләнәләр…

Әйе, авыл мәдәният йортына Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшләүче авылдашлары – Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыповның кайтуы мона кадәр таш астыннан бәреп чыккан иҗат чишмәсенә тагын да ургылып агарга яңа юл ачты. Мәдәният йорты директоры Чулпан Бакирова моңа кадәр күңел түрендә йөрткән хыялларының чынга аша баруына сөенә. Без янына барганда, ул чәчәкләр ясап утыра иде. «Гел вакыт җиткереп булмый. Кулдан ясалган вазага чәчәкләр кирәк иде, менә булды», - диде ул, башкарган эшенә сөенеп.

Сәхнә – аның өчен икенче йорт кебек якын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул – республикакүләм танылган сәнгать осталары Гайнемөхәммәтовларның бер буыны чылбыры. Мәдәнияткә, сәнгатькә дә юлны кечкенәдән нәкъ менә нәселләренең бер вәкиле – Вәзирә апасы салган, музыка дөньясына тарткан. Аннан сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген тәмамлаган ул. Чулпан Мәүлет кызына үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем.

- Синең өчен эш – ул мәҗбүрилекме, әллә илһам чыганагымы?

- Мин 2017 елдан бирле мәдәният өлкәсендә хезмәт куям һәм эшемә чын күңелдән гашыйкмын. Бу хисне берни белән дә аңлатып булмыйдыр. Бу – дөньяны тулы итеп тою. Хезмәтеңне ярату мине бәхетле итә, тормыш та бөтенләй башка төсләрдә күренә башлый икән. Өйгә ничек йөгереп кайтсаң, эшкә дә шулай ашкынып барасың. Яңа җыр өйрәнәсе, җырлыйсы, биисе, уйныйсы, кул эше белән төрле могҗизалар тудырасы килә. Илһам чишмәсе туктаусыз ага да ага! Ләкин, иң мөһиме, янәшәңдә сине аңлаучы, «булдырабыз» дип канатландырып торучы иҗатташ дусларың булу да кирәк. Бер-береңне хөрмәт итеп, бер дулкында эшләгәндә генә, нәтиҗәсе искиткеч бай һәм матур була. Фикердәшләр булу эш процессын ике-өч тапкырга җиңеләйтә. Эш кайный, күңел байый, тормыш көйле бара. Шундый бердәмлек булганда гына, чын шедеврлар туа.

- Эдуардның Мортамакка эшкә кайтуы сиңа зур ярдәм булгандыр, әйеме?

- Әлбәттә, аның барлыгына сөенеп йөрим мин. Аның башындагы идеяләре китапка гына түгел, компьютерга да сыймас кебек! Иң мөһиме – шуларны тормышка ашырырга кирәк. «Башны бушатырга кирәк...», - дип шаяртам мин аңа. Бергәләп фикер алыша башласак, яңа проектлар, кызыклы чишелешләр туа. Шундый хыялый инде без! Хикмәт, Мөршидә образлары да шул рәвешле тудылар. Эдуард әле ул – «ут патшасы» да. Бәйрәмнәрне сәхнәләштергәндә, искиткеч матур могҗизалар тудыра да куя. Төрле төсле утлар, төсләр белән сәхнәне үзгәртеп бетерә, чыгу белән, үзеңне ниндидер бер әкият дөньясында кебек хис итә башлыйсың. Бик булган кеше ул: уйный, җырлый, бии, шигырьләр яза, пешекче, бакчачы.... Гомумән, бар яктан да сәләтле. Ике еллык эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, без бер дулкында иҗат итәбез һәм алга барабыз. Мин аңа олы рәхмәтлемен.

- Ә синең өчен сәхнә нәрсә ул?

- Сәхнә – ул тормыш. Без монда эш кенә түгел, яшәү рәвешебезне, күңелебезне салабыз. Тамашачының күзләрендәге яшь, йөзендәге елмаю – безгә иң зур бүләк. Мин театрларда уйный башлагач, күп нәрсәгә башкача карый башладым. Сәхнә миңа үземне ачарга, яңа дуслар табарга, тормышта үз юлымны сайларга ярдәм итте. Һәр роль – яңа дөнья, һәр репетиция – ачыш. Коллективтагы дуслык, бер-береңә ярдәм итү – безнең уңышларыбызның сере әнә шуларда.

- Ике-өч хезмәткәр белән генә зур эшләр башкарып булмый, әлбәттә. Сәхнәгә халыкны ничек җәлеп итәсез соң?

-  Аллаһка шөкер, авылдашлар арасында аеруча активлары күп. Бергәләп эшләгән иң беренче зур проектыбыз «Хикмәтнең хикмәтләре» булды. Аны, тамашачылар соравы буенча, кабатлап та күрсәтергә туры килде. Быел аның икенче бүлеген гамәлгә куйдык. Анысын да бик ошаттылар. Ватан сакчысы һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланган «Уен-муен шоу» кичәсе дә бик үзенчәлекле килеп чыкты. Анда катнашучыларны җәлеп итү бик авыр булмады, дияр идем. Рәмилә Салихова, Йолдыз Шәрипова – авылыбыз киленнәре, алар Яңа ел тамашасында да катнаштылар. Илнар Якупов Мортамакта туып-үскән, ул электән безнең бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Аның каенише Айрат Шамилов элекке елларда Эдуард Латыпов кул астында шөгыльләнгән булган, укучысы. Авыл кызы Алина Закирова да бар чараларда да актив, матур җырлый. Нәфис Габдрахманов – шулай ук Эдуардның иҗатташ дусты, буш вакыты булган саен, ул безнең янга килә. Шулай итеп, бердәм команда тупланды. Нәтиҗәдә бик матур кичә булды, зал тулы иде, Сарманнан да халык күп килде. Хәзер Җиңү көненә әзерлекне башлыйбыз. Спектакль кую ниятебез дә бар.

Хезмәтемдә шулай ук Колмәт клубы директоры Гөлнара Шәйхразыеваның ярдәмен нык тоям. Без һәрвакыт бергә, чараларны да бергәләп оештырабыз. Аны Хөршидә роле аша да яхшы белә тамашачы. Авылның «Чишмә» ансамбленә йөрүче апаларга олы рәхмәтлемен, безгә һәрвакыт ярдәмгә килүче барлык авылдашларга, гомумән, һәркемгә рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Алга таба да, бергә-бергә кулга-кул тотынып эшләп, зур үрләр яуларбыз, дигән өметтә калам. Яшьләр өчен сәхнә – осталык мәктәбе, иҗади үсеш, иң мөһиме – үз-үзеңә ышаныч тәрбияли.

Форсаттан файдаланып, барлык коллегаларымны, мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Мәдәният – ул язмыш бүләге, ә театр – күңел көзгесе, хисләр дөньясы. Бу матур көндә барлык театр сөючеләрне һәм сәнгать әһелләрен дә бәйрәм белән котлыйм. Театр яшәсен! Аны тудыручыларга – озын гомер, иҗат уңышлары, тулы заллар һәм рәхмәтле тамашачылар насыйп итсен. Алда планнарыбыз әле күп. Барысын да чынга ашырырга көч-куәт, ныклы саулык, күңел тынычлыгы, ил-көннәр иминлеге булсын. 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев