Морбаштан Рәшидә Шәяхмәтова – күпмилләтле нәселдән
Күп төрле чәчәкләр үскән бакчаны күз алдына китерегез әле. Аларның бер төрлесе – яз көне, икенчеләре – җәй айларында, өченчеләре көзен чәчәк ата. Һәркайсының үзенең төсе һәм хуш исе бар. Алар бергә гаҗәеп матур картина тудыралар. Безнең дөньябыз да шундый: анда төрле милләт вәкилләре яшиләр, һәм аларның һәрберсенең – үз традицияләре һәм горефгадәтләре. Аларның бергә дус һәм тату, Тукаебыз әйткәндәй, «тел вә лөгать алмашып» яшәүләре дә – үзе бер сәнгать. Районыбызда гомер кичерүче ике дистәгә якын милләт вәкилләре дә – менә шундый уртак бакчада гөрләп үскән чәчәкләр сыман. Бүген бездә кунакта күпмилләтле Сарманыбызның бер кызы – Морбаш авылында яшәүче Рәшидә Шәяхмәтова.
– Рәшидә ханым, беренче чиратта, Сез районыбыз халкына төрле милләт биюләрен һәм җырларын башкаруыгыз белән билгеле. Бу сәләт каян килә?
– Безнең нәсел – күпмилләтле, минем тамырларымда татар, башкорт һәм үзбәк әби-бабамнарның каннары ага. Шунысын да алдан ук билгеләп үтәсем килә – тормышым җиңелләрдән булмады, төрле чаклар булды. Мин Казахстанның төньягында Акмулла, элеккеге Көкшетау өлкәсендә Ортак дигән зур бер авылда туып-үстем. Әтием Бәхтебай да шушы авылда дөньяга килгән. Алар нәселендә үзбәкләр дә булган. Ә әнием – Башкортостаннан, ул да чыгышы белән – катнаш гаиләдән. Аның әтисе – татар, әнисе башкорт булган.
Чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, әниемне Казахстанга җибәргәннәр. Биредә ул әтием белән танышкан, торабара, алар язмышларын бергә бәйләгәннәр. Әнием гомер буе фуражир булып эшләде, үлчәүче, учетчы вазифаларын да башкарды. Өйдә дә күп итеп маллар асрадык: сыер, сарык, кәҗә, куян, тавык, үрдәк-каз – барысы да бар иде. Зур бакча карадык, бәрәңгесен, барлык төр яшелчәсен үстердек. Әни, төн утырып, безгә – җиде балага киемнәр дә текте. Соңрак гаиләдә сигезенчесе дә барлыкка килде – күршебездә ятим калган бер малайны әнием үз канаты астына алды. Ә әтиемнең гомере озын булмады, ат көткәндә, аның өстеннән егылып төшеп, башын авырттырды һәм 43 яшендә бу дөньядан китеп барды. Әниебезнең булганлыгы аркасында, без ачлыкялангачлыкны күрмәдек, мул тормышта яшәдек, үзебез дә кечкенәдән эшләп үстек. Шунысы да бар, әни, барлык балаларыма татар исемнәре кушам, дип, үз-үзенә сүз биргән булган, һәм шулай эшләде дә. Әтием инде каршы килмәгән.

– Мәктәп елларыгыз ничегрәк үтте?
– Сыйныфыбыз күпмилләтле иде. Бер класста казах, кыргыз, рус, татар, немец, белорус, украин һәм башка милләт вәкилләре бертугандай дус һәм тату укыдык. Сүз уңаеннан әйтеп үтәм: сыйныфташларым белән бүгенге көндә дә аралашып торабыз. Кушаматым кечкенәдән үк «Җилаяк» булды. Бик тиз йөгерә идем, мәктәптә спорт ярышларында актив катнаштым – гер күтәрдем, граната, диск аттым, турникта тартылдым, сикердем, район үзәгенә ярышларга йөрдем, беренчелекне бирмәскә тырыштым. Музыка белән биюне дә кечкенәдән яраттым.
– Үскәч, һөнәр сайлаганда, мөгаен, авырлыклар булмагандыр?
– Мин гаиләдә бишенче бала идем. Элек бит, совет заманында, мәктәп тәмамлаган яшьләрне, килеп, укырга чакырып йөри иделәр. Мине дә чакырдылар. Спорт яки мәдәният юнәлешләре буенча китәргә мөмкинлек бар иде. Ләкин дүрт апам да кияүгә чыгып киттеләр, ике сеңлем кечкенә иде әле. Мин, абыйдан соң туганлыктан, аның белән бергә өйдә ир-ат эшләрен дә эшләп үстем. Шуңа күрә әнинең мине һич кенә дә читкә җибәрәсе килмәде. Ләкин, ялына торгач, укырга китәргә рөхсәт бирде. Казах егете белән танышып, аңа кияүгә чыктым, дөресрәге, ул мине урлап алып китте.
– Татарстанга ничек килеп чыктыгыз?
– Ирем эш урынында фаҗигале төстә һәлак булды. Казах йолалары буенча мин ирем йортында элеккечә яшәп калырга яки иремнең энесенә кияүгә чыгарга тиеш идем. Бу – көньяк Казахстан, казах халкының элеккеге кырыс гореф-гадәтләре гамәлдә вакыт. Ләкин минем анда каласым килмәде, бергә эшләгән рус хатыны ярдәме белән карынымдагы өч айлык бала белән бу йорттан киттем. «Сезгә акчаны ничек җибәрим?» – дип сорагач: «Кирәк түгел. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне очратсаң, шуларга ярдәм итәрсең», – диде ул. Туганнарым булышлыгы белән Себергә барып урнаштым. Биредә алты ел эшләдем. Көннәрдән беркөнне күршегә кунакка Сарман егете килде. Ул да музыка ярата, уен коралларында уйный булып чыкты. Һәм мин, аңа кияүгә чыгып, Татарстанга киттем. Биредә дә язмыш мине җитәрлек сынады. Икенче никахтан тагын ике улым туды, ләкин икенче гаиләм дә таркалды. Тагын бер тапкыр бәхетемне сынап карадым һәм дүртенче улымны алып кайттым. Ләкин бу никахым да озын гомерле булмады. Эшкә килгәндә, «Сельхозтехника»да, төзелешмонтаж идарәсендә, май заводында һәм башка урыннарда эшләдем, алар ябылгач, Чаллыга заводка урнаштым.
– Сезнең үз ягыгызга – туганнарыгыз янына китәр мөмкинлек тә булгандыр. Сарман Сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Татар халкы – көләч йөзле, киң күңелле, чиста халык. Бәйрәмнәрдә еш булам. Матур милли күлмәкләр кигән, чигүле алъяпкычлар япкан әбиләргә сокланып карыйм. Аннан соң, татар теле – йомшак тел. Безнең казах теле – каты яңгырашлы. Без – жаман, сез – яман, без – жакшы, сез – яхшы, без – жок, сез – юк, без – жол, сез «юл» дисез. Монда килгәнче, татар телен белми идем. Әбиләр белән үз телләрендә сөйләшер өчен өйрәндем аны.
– Сез, белүебезчә,төрле халык җырларын һәм биюләрен яратып башкарасыз. Аларны ВКдагы битегезгә дә куйгансыз. Бәйрәмнәрдә дә чыгышлар ясыйсыз.
– Әйе, русча, татарча, казахча җырлыйм, биим; башкорт, һинд, грузин биюләрен дә яратып башкарам. Кайчак казахча бии башлыйм да башка халык элементларына да күчеп алам. Бервакыт Салаватның концертына бардым, ул җырлаган көйгә бии башладым. «Кил әле, кил, син нинди халыкча биисең?» – ди җырчы. «Аякларым татарча бииләр, кулларым – казахча һәм башкортча», – дим. Ирем белән осетин биюен өйрәндек. Ул да биергә ярата, яшьлегендә һинд биюләрен яратып башкарган.
– Туган ягыгызны сагынасызмы?
– Бик сагынам. Ләкин еш кайта алмыйм, биш елга бер әйләнеп киләм. Әниемнең, башка туганнарымның да Сарманга килгәннәре бар. Әнием бүгенге көндә вафат. Әле дә хәтеремдә – балачакта: «Радиодан татарча җыр тапшырсалар, мине чакырырсың», – дия иде. Җыр ишетелә башлауга, ишегалдына яки бакчага әнине эзләп йөгерәм. Ул атылып керә дә, дөньясын онытып, тыңлый башлый, ә ике күзеннән, мөлдерәп, яшь ага. Шуннан соң, әнине елатмас өчен, аны эзләп йөгерми башладым. Беренче улымның да, анда тумаса һәм үсмәсә дә, бик тә Казахстанга урнашасы килде. Ата-бабалары каны тарткандыр инде. Хыялын тормышка ашырды – ул гаиләсе белән шунда яши. Минем каныма да сеңгән ул сагыну хисе. Ләкин мин инде Татарстанга балаларымның атабабалары каны белән бәйләнгән. Мин үземне гомер буе шушында яшәгән кебек хис итәм. Бервакыт авылда зиратта өмә үткәрделәр. Фәрит алданрак китте, мин дә бардым. «Ирең килде бит инде, үзеңә килмәсәң дә була иде», – диләр. «Киләм, килә алганда, нишләп килмим. Мин дә шушында ятасы бит. Сез миңа моннан урын бирәчәксездер бит», – дим, ярымшаяртып. «Нишләп бирмәскә? Син күптән үзебезнеке бит инде!» – диләр. Бик тә күңелем булды. Ләззәт Хуҗинга да бик рәхмәтлемен, улларымны спортка җәлеп итте. Ринатым хәзер дә Сабантуйларда гер күтәрә.
– Сез «Фәрит» дисез. Без аның белән таныш түгел бит әле. Тормышыгызның Морбаш чоры кайчан башланганын да белмибез.
– «Сельхозтехника» җитәкчелеге ярдәме белән Сарманнан бер бүлмәле фатир алган идем. Аны Морбаштагы аерым йортка алыштырдым. Малтуар, кош-корт асрап яшисем килде. Бүгенге көндә ике сыерыбыз, тана, бозаулар, кәҗә, куян, тавыкларыбыз бар. Узган ел каз-үрдәкләр дә алган идек. Яшелчә, җиләк-җимеш, хәтта Пекин кәбестәсе, брокколилар да үстерәбез. Фәрит белән дә Морбашта таныштым. Гаилә корып яши башлавыбызга шактый инде. Икебезгә – алты бала, дүртесе минеке: Бауыржан, Ринат, Рамазан, Айзат, икесе Фәритнеке: Гөлнара һәм Фәнис. Икебезгә 10 оныгыбыз да бар.
Барлык балаларыбызның бүгенге көндә – үз тормышлары, барысы да кайтып, безгә ярдәм итеп торалар, без дә күчтәнәчсез калдырмыйбыз. Казахча бишбармак, баурсак, башкортча вак бишбармак, татарларның тәкә, бәлеш, өчпочмагын яратып пешерәм. Тәбикмәкне дә өйрәнәсем килә. Тормышымнан бик канәгатьмен. Иремнән башка, билгеле, бүгенге көнемә ирешә алмас идем.
– Сез бәхетлеме? Гомумән, җыр һәм бию сезнең тормышка нинди йогынты ясый?
– Мин үземне бик бәхетле саныйм. Балаларым исәнсау, оныкларым үсеп килә. Тамырларымда берничә төрле милләт каны аккангамы, барлык халыкларның да җыр һәм биюләрен яратам. Нинди дә булса көй ишетелә башлауга, аякларым үзләреннән-үзләре бии башлыйлар. Дөньяда бер генә төрле милләт яшәсә, бик күңелсез булыр иде. Ә болай төрле халыклар берберсеннән үрнәк алалар, башкаларның тәҗрибәсе белән үз мәдәниятләрен тулыландыралар, дөнья да төрле төсмерләрдә гаҗәеп бай һәм матур күренә. Тормышны бик яратам, кешеләргә елмаеп дәшәм. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә менә шулардан аермасын иде.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев