Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөдәрис һәм Фәндия Сәгыйдуллиннар – Җәлилнең «Кулибиннар»ы

«Яңалык ачам», – дип башламыйм сүземне. Әмма шунысы хак: көнкүрешләренә сокланып карарлык кешеләр яши безнең Җәлил поселогында. Алар югары уку йортлары да бетермәгәннәр, гомерләрен хезмәткә багышлаган гап-гади кешеләр. Мөдәрис белән Фәндия Сәгыйдуллиннар да – шундыйлардан. Матур тормыш юлы үткәннәр, нефтьнең фонтан булып аткан вакытларын күргәннәр, шул фонтаннарны иярләгәннәр. Факеллардан килгән яктылыкта төнлә энә сапларлык булган вакытларны да хәтерли әле алар.

Язмыш түгел, диген инде син! Фәттахетдин абый 1941 елның җәй башында, Сабантуйны бәйрәм итәр өчен, гаиләсе белән Чита өлкәсеннән туган якларына кунакка кайта. Нәкъ шул чакта сугыш башланып, кайткан җирләрендә төпләнеп кала бу гаилә. Ирне сугышка алалар, ә хатыны ике бала белән Мәлбагыш авылында яшәп кала. Кызганыч, татар егете Фәттахетдиннең снайпер буларак башланган фронт юлы сугышның беренче көннәрендә үк диярлек өзелә.

Кызлары Фәндиянең балачагы әнә шулай кинәт кенә челпәрәмә килә. Үсеп, азрак кул арасына керә башлагач, колхоз эшенә чакыра башлыйлар. Шулай итеп, дүрт сыйныфтан артыгын укый да алмый кыз. Әмма үткен була, кулы бар эшкә дә ятып тора. Унсигез яше тулуга, 1956 елда, янәшәдә үсеп килүче Актүбә бистәсендә «Азнакайнефть» идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы цехында маляр-штукатур булып эшли башлый. Чая һәм уңган кызны «Әлкәйнефть» идарәсендә электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләүче Мөдәрис күреп ала, озакка сузмый гаилә корып, Ләшәү Тамагына алып та кайта. Башта колхозда эшли Фәндия, ә 1959 елда «Әлкәйнефть» идарәсенең 4 нче промыселына оператор булып урнаша. Торулары авылда – Ләшәү Тамакта була әле. Озакламый уллары Рафис туа. Әби-бабайлы, әти-әниле булып яшәү малайга да бик рәхәт булгандыр, тик ул авыл тормышына ияләшә. Соңрак әти-әнисенә фатир биргәч тә, Җәлилгә килми, авылда яшәп кала. Ә поселокка кунакка гына килеп йөри, үзе әйтмешли, – «ванна керергә». Шулай итеп, унынчы сыйныфка кадәр әби-бабай белән яшәгән Рафис чын авыл егете булып үсә. Олы яшьтәге Сәмигулла абзый белән Мәсрүрә түтигә ныклы таяныч та булып тора. Иртән дәрескә киткәнче малларны ашатып, сыерны савып калдырса, аларны кичен карау да аның карамагында була.

Авылда үссә дә, «кара алтын» белән егет кечкенәдән «таныша» башлый. Алты яшендә матур җәй көннәренең берсендә мазут тулы чанга «чумып» чыга. Мазут авылда эшләп килгән зур гына май заводын җылытыр өчен кайтартылган, кеше күзеннән яшерепме, уттан саклар өченме, җир астына күмеп куелган чанга салынган була. Бер мәнсезе аның капкачын ачык калдыра. Шук һәм тиктормас малай, йөгерәчаба уйнаганда, шул чанга төшеп китә. Аны мазут эченнән тартып чыгарган Мотыйгулла абзыйның күзлеге дә, малайның бер сандалие дә шунда кала. Рафисны май заводына алып керәләр, анда эшләүче кызлар, көлә-көлә, малайны эремчек суына утыртып юындыралар. Онытырлык кына булмый бу вакыйга, бәлки, малай күңелендә нефтькә тартылу хисе дә беренче кат шул вакытта уянгандыр. Ә аңа кадәр әле унбиш яшен генә тутырган үсмер авылда «К-700» тракторында эшләгән Мәҗит абыйга ярдәмче булып, трактор йөртергә өйрәнеп, кулын техникага да ияләштерә. Шулай итеп, Мөдәрис абый агач эшләренә маһир булса, Рафис тимер-томыр белән бәйле эшкә хирыс була.

Сәгыйдуллиннар хезмәт куйган дәвердә, «Әлкәйнефть» идарәсе «Җәлилнефть» итеп үзгәртелеп, промыселларның тәртип саннары да үзгәрешләр кичерә, күп кенә яңалыклар кертелә. Ә эш барыбер шул ук кала. Шулай ук – скважиналар да. Остазлар гына үзгәреп тора да, үзләренең дә осталыклары да арта гына бара. Тик нефтьче хезмәте беркайчан да җиңел булмый. «Кара алтын» фонтан булып атканда да, төрле ысуллар кулланып, җир астында яткан җир маен өскә чыгарганда да, бу хезмәт үзенә генә хас җаваплылыгы белән аерылып тора. Ә менә аны эшкәртү, халыкка хезмәт иттерү өчен, меңнәр генә түгел, миллион кешенең хезмәте кирәк. Бер-береңне аңлап, көнне төнгә ялгап эшләү, яңа технологияләр куллану авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Фәндия үзе дә эш җаена төшенеп, авыр хәлләрдә дә югалып калмый торган оператор булып өлгерә. Чаңгылар да бирелмәгән, карга бата-чума йөреп, 32 скважинага һәм 3 үлчәү җайланмасына хезмәт күрсәткән вакытлары хакында зарланмыйча сөйли ул.

Гаилә башлыгы Мөдәрис башта эретеп ябыштыручы булса да, соңрак ул да оператор һөнәрен сайлый. Егылып аягын сындыргач, җиңелрәк эшкә – диспетчер хезмәтенә дә күчеп ала. Бу вакытта инде Баку, Мәскәү, Көнбатыш Украина якларында армия хезмәте үтеп, чыныгу алып кайткан Рафис та әти-әнисе юлыннан киткән – оператор һөнәрен сайлаган була. Артка чигенү булса да, әйтеп үтик: абыйсының армиядә хезмәт итеп кайтуын сеңлесе Лилия дә көтеп ала. Тормышларына ямь өстәүче кызчык абыйсын бик ярата. Лилия бүгенге көндә – әтиәнисе юлыннан китеп, оператор булмаса да, «НКТ Сервис» предприятиесендә хезмәт куючы әйдәп баручы белгеч, җитәкче.

Өлкән Сәгыйдуллиннар өчәүләп бер цехта эшләгән чакларын әле дә сагыналар. Чөнки Наил Мортазин, Фауис Галимуллин, Нәфис Нуриев, Виктор Последов кебек олы җанлы җитәкчеләр белән эшләү үзе бәхет була. Өстәвенә эш сөйгән кешенең кадере дә зур. Шулай ук фатирын да озак көттермиләр. Ә кулы эш белгән операторга эшнең төрлесен башкарырга туры килә. Социаль объектларның күпләп төзелгән вакытлары. Ул елларда идарә җитәкчесе Галимҗан Әхмәдиев, Мәскәү юлларын таптый-таптый, коттеджлар төзүгә рөхсәт ала. Көндез – оператор, кичләрен штукатурмаляр булган, яки киресенчә – көндез төзелештә эшләп кайткан операторны үзенең скважиналары көтеп торган вакытлар аз булмый. Бергә эшләгән хезмәттәшләрен – Сирина, Айсылу, Чәчкә, Зәнфәрәләрне дә сагынып искә ала Фәндия.

Аның хезмәтен күрәләр, тиешенчә бәялиләр. Рационализаторлык сәләте, төрле идеяләре белән шаккатырып торган хатын-кыз операторның «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнүе дә күпне сөйли. Аның хезмәтен бәяләп бирелгән башка бүләкләре дә, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәре, Почет тактасында фотосы эленеп тору да горурланырлык бит.

Фәндия апа бүген дә матур гомер кичерә, улы Рафис, мәктәптә инглиз телен укытучы килене Зөләйха тәрбиясендә яшәп ята. Тормышлары сокланырлык. Оныклар һәм оныкчыкларны үстерешеп олы тормышка озаткан Фәндия әбиләре хәзер аларны кунакка тәмле бәлешләр пешереп көтеп ала.

Ә Рафис Мөдәрис улын «Кулибин» дип атар идем. Аның кулына эләккән кечкенә генә тимер кисәге дә үзгәрешсез калмый: нинди дә булса файдалы эшкә ярый торган җиһазга, берәр “шедеврга” әйләнә. Капка-коймалары, уңайлы атынгычлары, чәчәк үстерү өчен ясап куелган гөл савытлары, бизәкләп эшләнгән кое капкачлары, җир сөрү, бәрәңге утырту, алу техникасы тагын кемдә бар икән? Утын яру кебек эшләрне дә Рафис өчен шул тимер кисәкләреннән үзе ясаган трактор башкара. И, бигрәк беркатлы инде мин, әйеме?! Шул тимер кисәкләрен техникага әверелдерү өчен, күпме баш мие ватылгандыр, күпме сызым сызылгандыр, күпме корал үз эшен эшләгәндер. Аларны мин дә, башка берәү дә күрми шул. Ә менә Рафис белә, күрә, эшли!

Монда кем кемне көйли торгандыр, бу гаилә – тоташ бер организм кебек. Бу йортка бәрәкәт, күңел тынычлыгы, бер-берсен аңлап яшәү хас. Күпләргә үрнәк Сәгыйдуллиннар безнең бүгенге болгавыр тормышта да матур, уңай, ипле яшәү үрнәген күрсәтә.

Рафис Мөдәрис улы 40 елдан артык Җәлил технологик транспорт идарәсендә машина йөртүче булып эшли. Техниканың төрлесен иярли, ни тотса, шул кулыннан килгән егетне эшендә бик хөрмәт итәләр. 6 сыйныф укучылары белән «Кулибин» бабайлары янына кунакка барып, безнең дә исебез китеп кайтты. Абыйларының остаханәсен күргәч, малайларның күзләре ут янды. Без балалар белән аның янына кабат барырга сүз куешып кайттык. Рафисның тагын бер яраткан шөгыле бар: ул умарталар тота. Кыскасы, Җәлилебез үзенең эш сөюче оста куллы кешеләре белән матур һәм данлыклы.

Әнисә Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев