САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мини-футбол буенча район командасы ТР чемпионы булды

18-21 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә XIV «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының II зона ярышлары узды. Иң элек 13 команда 3 төркемдә көч сынашты («A» төркемендә 5 команда уйнады). Безнекеләр «B» төркемендә Спас, Әлмәт һәм Тукай районнары командалары белән уйнадылар. Спаслыларны...

18-21 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә XIV «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының II зона ярышлары узды.

Иң элек 13 команда 3 төркемдә көч сынашты («A» төркемендә 5 команда уйнады). Безнекеләр «B» төркемендә Спас, Әлмәт һәм Тукай районнары командалары белән уйнадылар. Спаслыларны Сарман командасы - 1:0 исәбе белән, тукайлыларны 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Әлмәт командасы белән уен киеренке рәвештә үтте һәм 2:2 исәбе белән төгәлләнде.

Безнекеләр төркемнән 1 нче урыннан чыктылар. Чирекфиналда Чирмешән районы командасы белән уен туры килде. Ул Сарман файдасына төгәлләнде - 3:1. Ярымфиналда райондашларыбызга бик авыр булды - шул ук Спас командасы белән уен төп вакытта 1:1 исәбе белән тәмамланды. Пенальти сериясендә сарманлылар уңышлырак булдылар - 3:2.

Ниһаять, финал! Монда безнекеләргә Ютазы районы командасы каршы торды. Беркем дә бирешергә теләмәде, төп вакыт шулай ук тигез исәпне билгеләде - 3:3. Тагын пенальти сериясе! Район командасы бу күнегүгә нык игътибар биргән, ахрысы - серия тагын аларны җиңүче дип тапты (6:5). Без - чемпионнар!

Өченче урын өчен уенда Әлмәт районы командасы Спас районы командасын 1:0 исәбе белән җиңде.

Нәтиҗәдә тренер Сергей Мордвинцев әзерләгән безнең командага ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыятенең I дәрәҗә дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев