Махсус операциядә катнашучылар өчен чемпионатка 86 төбәктән гаризалар килде
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына әзерлек комитеты утырышында хәбәр итүенчә, 2026 елның июненә планлаштырылган икенче чемпионатта катнашу өчен Россиянең 86 төбәгеннән 870 гариза килгән. Ул бу чараны махсус хәрби операциядәгеләр өчен иң кирәкле юнәлешләрнең берсе дип атады.
Беренче чемпионат 2025 елның җәендә Казанда узган иде. Анда Татарстаннан 25 кеше катнашкан, шуларның 16сы финалга чыккан. Катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә ярышкан, тыныч тормышка кирәкле яңа белгечлекләр үзләштергән.
Вице-премьер адаптив физик культура һәм паралимпия хәрәкәте операциядә катнашучыларны тернәкләндерү системасының мөһим өлеше булып калуын ассызыклады. Бу – тулы канлы тормышка кайту, үз-үзеңә ышанычны ныгыту өчен ярдәм чарасы.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев