Махсус контрольдә: Татарстанда 2400 үсмер – эчке эшләр органнары исәбендә
Татарстанда бүгенге көндә 2400 үсмер Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләрендә исәптә тора. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, барлыгы 92 меңнән артык бала белем бирү учреждениеләренең эчке күзәтүе астында. Министр урынбасары ассызыклаганча, бу балаларның барысы да хокук бозучылар дигәнне аңлатмый – алар махсус игътибарда тотыла.
Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, исәптә торучы 2400 балага өстәп, 9334 үсмер даими рәвештә мәктәп уставын боза. Моннан тыш, 80 545 балага төрле социаль сәбәпләр аркасында адреслы ярдәм кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев