Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык белән сэндвич
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык белән сэндвич

Сезгә тавык белән сэндвич рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 1 кисәк; - черри помидорлары - 2 данә; - рукола - 1 сабак; - рикотта - 1 аш калагы; - бөртекле икмәк - 2 кисәк. Тавык түшкәләренә тәм буенча тоз һәм борыч сибәбез. Ике яклап көчле утта,...

Сезгә тавык белән сэндвич рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык филесы - 1 кисәк;

- черри помидорлары - 2 данә;

- рукола - 1 сабак;

- рикотта - 1 аш калагы;

- бөртекле икмәк - 2 кисәк.

Тавык түшкәләренә тәм буенча тоз һәм борыч сибәбез. Ике яклап көчле утта, ярты чәй калагы зәйтүн мае салып, кыздырабыз.

Икмәк кисәкләрен урталай бүләбез, рикотта сылыйбыз, рукола куябыз, өстенә - туралган помидорларны. Әзер тавыкны нечкә телемнәргә турыйбыз, бутербродларга куябыз. Тәм буенча тоз һәм борыч сибәбез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.


Нет комментариев